ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген районның утырышлар залында гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Киңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев алып барды.

   20.09.21 ел көнне Җәлил поселогында "Тырыш" чишмәсендә чираттагы өмә булып узды. Бу юлы жыештыру эшлэрен Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты алып барды. Фоторәсемнәр буенча чишмәнең җыештыруга кадәр һәм аннан соң нинди хәлдә булуы ачык күренә.

Җәлил поселогында яшәүчеләргә һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәс екилә: "Әйдәгез, табигатьнең матурлыгын һәм байлыгын саклыйк! Чүпләмэгэн жирдэ чиста!"

Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты коллективына зур рәхмәтебезне белдерәбез!

                                                                                                        Жэлил поселогы башкарма комитеты


20
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

Сарман үзәк китапхәнәсенең хезмәткәрләре сайлауда катнашты

Сарман авылында "Татарстан кроссы -2021" Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында җиңел атлетика буенча Сарман муниципаль районы беренчелеге булып узды. Җәлил беренче мәктәбе укучылары актив катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар. 2010 елгы кызлар арасында беренче урынны Нәбиуллина Миләүшә яулады, 2004-2005 елгы кызлар арасында беренче урынны Кормушкина Динә, Шиһапова Элиза 2006-2007 елгы кызлар арасында өченче урынга лаек булды. Кызларны һәм тренерны котлыйбыз!


19
сентябрь, 2021 ел
якшәмбе

17-19 сентябрьдә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыенына Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар уза

         9 сентябрьдә китапханә кызлары  поселокның “Муса Җәлил” исмендәге бульварына “Җәлил чаткылары” әгъзаларын һәм балаларны чакырганнар иде. Урамда салкын һәм янгыр явып тору аркасында очрашуны ветераннар клубында уздырдык. Шундый җылы очрашу булды ул. Без, җирле шагыйрь һәм шагыйрәләрнең дә балаларга әйтәсе сүзләре күбәйгән. Рәхәтләндек үзебезнең шигырьләребезне сөйләп, укып. Аларның йөзендәге ихласлык, балаларның үз туган теленә битараф түгеллегенә  дәлил. Викторина сорауларына да  җавап биреп, бик матур очрашуның азагында  барыбызга да “Рухият” фонды ярдәме белән татар язучыларының яңа чыккан китапларын бүләк итеп куандырдылар.

         Рәхмәт аларга  безне балалар белән очраштырулары өчен. Мондый очрашулар бик файдалы. Ул балаларда туган телгә мәхәббәт уятуы белән дә, бездә иҗат дәртен дөрләтеп  җибәрүе белән дә бик файдалы.

 

Әнисә Минһаҗева, Жэлил поселогы ветераннар советы председателе.

Бүген Җәлил поселогында  2538 нче сайлау участогында Җәлил поселогы Ветераннар советы рәисе Мингазова Әнисә Галимҗан кызы тавыш бирде.

- Тавыш бирүнең соңгы көнендә, матур һава торышында мин сайлауларга бик яхшы кәеф белән килдем. Без бу сайлауларны үзебезнең киләчэгебез ,  перспективаларыбыз белән бәйлибез, алар безнең территориянең, республикабызның һәм илебезнең тотрыклылыгына ярдәм итәчәк. Барысын да сайлауларга килергә һәм дөрес карар кабул итәргә чакырам, - дип нәтиҗә ясады Әнисә Галимҗановна.

#Выборы2021  #ЕДГ2021  #ЕР16  #ЕРТатарстан

                                                              Жэлил поселогы башкарма комитеты

    2541-нче номерлы сайлау участогына Җәлил мәдәният сарае директоры Шәймухамитова Лилия Тәлгать кызы килде.

   - Мин тотрыклылык өчен тавыш бирэм,   безнең поселокта яшәүчеләр  участокларга килерлэр, уз тавышларын бирерлэр дип ышанам.

#Выборы2021 #ЕДГ2021 #ЕР16 #ЕРТатарстан

                                                         Жэлил поселогы башкарма комитеты

2536 нчы сайлау участогына «Татнефть» ГАҖнең Сарман районы буенча социаль программаларны алып бару үзәге җитәкчесе урынбасары, Җәлил поселогы Советы депутаты Салихов Хәмит Мисбах улы килде. Ул җәлиллеләрнең гражданлык активлыгы күрсәтәчәклэренэ, тавыш бирү өчен участокларга килеп, киләчәккә карата үз фикерләрен туплауга ышаныч белдерде.

#Выборы2021 #ЕДГ2021 #ЕР16 #ЕРТатарстан

                                                        Жэлил поселогы башкарма комитеты

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International