11 сентябрь көнне Зур Нөркәй авылында гомер итүче Хоснуллина Зәйнәп Каюм кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2021 елның 11 сентябрь көнендә Мотыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 34 кешелек коллективы махсус саклана торган табигать объекты Минзәлә елгасының сул кушылдыгы Мортыш елгасы ярларын буадан башлап тамагына кадәр һәм Морыш елгасындагы плотина ярларын (1,64 км) чүп-чардан арындырып 5 м3чүп җыйды, шулардан 15 капчык чүп полигонда утилләштерү очен аерып куелды.
11 сентябрь көнне Җәлил мәдәният йорты каршындагы мәйданда ел саен үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды. Анда Җәлил гимназиясе коллективы да актив катнашты.
Бүген Җәлил бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Биредә безнең районның җирле җитештерүчеләр һәм авыл җирлекләре тәкъдим ителде. Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Ф.М. катнашты. Ярминкәгә килгән халыкның кәефен Җәлил мәдәният йорты коллективы да хуплады.
Бистәдә шимбә иртәсе шау-гөр килгән көзге муллык күргәзмәсеннән башланып китте. Мәктәбебез укытучылары авыл хуҗалыгы ярминкәсенә үзләре әзерләгән салат, тозланган яшелчәләр, компот, кайнатмалар алып чыктылар. Алмадан ясалган как, мәктәп бакчасында үскән кабак, ташкабаклар да чыкты сатуга.
Акция илнең иң зур экологик инициативасы булып санала.
"Татарча диктант" акциясендә катнашырга теләүчеләр Сарман гимназиясенә килделәр.
10нчы сентябрь көнне Җәлил посёлок китапханәсендә «Татарча диктант» дөньякүләм белем тикшерү акциясе узды.
Бүген 10.09.21 конне Җәлил беренче санлы урта мәктәбендә «Татарча диктант» акциясе булып узды. Әлеге акция ел саен үткәрелә торган традициягә әверелде һәм татар телен популярлаштыру өчен үткәрелә.
Жэлил поселогы башкарма комитеты