ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.

    14 сентябрь көнне районның үзәк ял паркында ГТО җәйге фестиваленең муниципаль этабы узды. Чараны ачу тантанасында аларны район Башкарма комитеты җитәкчесе һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, яшьләр эшләре буенча спорт һәм туризм бүлеге начальнигы сәламләде.

Җәлил беренче мәктәбенең 10 сыйныф укучылары экологик өмә һәм ел саен үткәрелә торган "Россия суы"акциясе кысаларында Минзәлә елгасы территориясен җыештыруда катнаштылар. Барыгызны да табигатьне сакларга чакырабыз.

Сентябрьнең икенче атнасы изге эшләргә мул буды. Бу бер дә юкка түгел. Мәктәптә "Көзге шәфкатьлелек атнасы" башланып китте.

Сарман муниципаль районы Советы, «Экстремизмга – ЮК!» айлыгы кысаларында, Сарман муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия инициативасы беләншулай ук 9-11 сыйныф укучылары арасында террорлык акты янаганда куркынычсызлык кагыйдәләрен иң яхшы белүгә конкурс игълан ителде.

Конкурс 2021 елның 13-24 сентябрендә үткәрелә. Конкурс шартлары нигезләмәдә язылган.


13
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген чөгендер җыю комбайннарында эшләүче экипажлар, шикәр чөгендерен төяүдә эшләүче механизаторлар һәм шикәр чөгендерен игү һәм җыю буенча агрономнар арасында икенче ункөнлек җиңүчеләре билгеләнде.

14 сентябрь 2021 ел.

Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 14 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 14 сентябрендә көндез һәм кич белән урыны белән яшенле һәм көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

 

13.09.21  көннеҖәлил поселогында "Тырыш" чишмәсендә чираттагы өмә булып узды. Бу юлы жыештыру эшлэрен  Җәлил  хастаханэсе хезмәткәрләре алып барды. Фоторәсемнәр буенча чишмәнең җыештыруга кадәр  нинди хәлдә булуы ачык күренә.

Җәлил поселогында яшәүчеләргә һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә: "Әйдәгез, табигатьнең  матурлыгын һәм байлыгын саклыйк! Чүпләмэгэн жирдэ чиста!"

Жэлил  хастаханэсе коллективына зур рәхмәтебезне белдерәбез!

                                                                                                 Жэлил поселогы башкарма комитеты

Бу яшьне Сарманда яшәүче Бәдертдинова Мөнҗия Шәйхзадә кызына һич тә биреп булмый әле. Нинди генә тармакта халыкка хезмәт күрсәтсә дә, эшенә җаваплы карый ул. "Кешеләрне яраттым мин", - ди үзе дә район халкы арасында абруй казанган Мөнҗия апа. Гомер бәйрәме белән юбилярны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде,  изге теләкләрен  җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның  Котлау открыткасын, чәчәк бәйләме белән истәлек бүләкләре тапшырды .  Район социаль яклау  бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры  Гөлнара Хуҗина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, улы, оныклары, туганнары да бәрәкәтле гомер, сәламәтлек теләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International