26 июнь көнне Чукмарлыда шушы авылда туып-үскән, гомерен дә шушы авылга багышлаган, агроном, авыл Советы, колхоз рәисе һәм башка җаваплы хезмәтләр башкарган, күпьеллык нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен орден һәм медальләр, башка югары бүләкләр белән бүләкләнгән Фәһимә Мөхәммәтшинаның “Көмеш чишмәләр моңы” дигән китабын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Китап - Чукмарлы тарихы, аның тырыш һәм фидакарь халкы турында.
Кичәдә район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев катнашты, халыкны китаплы булулары белән тәбрикләде. Фәйзелхак Хәлимов, Факия Хәлимова, Әлфия Зәйнуллина, Зөлфия Туктарова, Сәрия Хәсәнова-Миргасыймова һәм башкалар хатирәләре белән уртаклаштылар, Фәһимә апага, аның кызы – китапны дөньяга чыгаруга зур көч куйган Фәнҗия ханымга, район хакимиятенә һәм башкаларга рәхмәтләрен белдерделәр.
Кичәдә авылның җыр-биюгә, нәфис сүзгә оста уллары һәм кызлары үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.
"Наркотикларсыз тормыш" республика наркотикларга каршы айлыгы кысаларында "Форпост" яшьләр үзәге активистлары тарафыннан акция үткәрелде. Әлеге акциянең максаты-яшьләр арасында наркотик һәм психоактив матдәләрне явызларча куллануны кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшүсмерләрне һәм яшьләрне үз сәламәтлегеңне саклауга һәм ныгытуга стимуллаштыру.
Карашай-Саклау авыл җирлеге территориясендә зират тирәсендә үлән чабу
Хөрмәтле сарманлылар, яшьләребез! Сезне чын күңелдән Яшьләр көне белән котлыйм!
Яшьлек – тормышның иң гүзәл мизгеле, аның кадерен белегез. Ул – эзләнү, ачышлар ясау, өметләрне, хыяллар тормышка ашу чоры.
Районыбыз яшьләре талантлы, эшлекле, энергияле. Сезгә, кадерле егетләр һәм кызлар, зур өметләр баглана. Туган төбәгебезнең, илебезнең бүгенге һәм киләчәк үсеше сезнең актив тормыш позициягезгә, тәвәккәллегегезгә, тиешле карар кабул итә белүегезгә, кече Ватанны яратуыгызга һәм аңа тугры булуыгызга бәйле.
Республикабызда, районыбызда яшьләрнең тормышын, ялын нәтиҗәле, файдалы итеп оештыру өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.
Кадерле яшьләр! Киләчәк сезнең кулда: гореф-гадәтләребезне саклау, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны ныгыту, өлкәннәр тормышын лаеклы итү һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен сезгә зур җаваплылык йөкләнә. Шуңа күрә сыйфатлы белем алырга, тырышып эшләргә омтылыгыз!
Сезнең һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, тормышта үз урыныгызны табуыгызны, укуда һәм хезмәтегездә уңышлар казануыгызны, алга куйган максатларыгызга ирешүегезне телим. Бәхетле булыгыз.
26 июнь көнне Сарман муниципаль районы Сарман гимназиясендә иң тантаналы, истәлекле, шатлыклы, шул ук вакытта бераз ямансу да булган Чыгарылыш кичәсе үткәрелде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына карап сокландык, аларга олы юлларга аяк басар алдыннан күңелдә булган иң изге теләкләрне теләдек. Әле шулар арасыннан кайберләре яңадан мәктәпкә әйләнеп кайтырлар, безнең коллегаларыбызга әверелерләр. Кемнәрдер чит-ят җирләргә барып төпләнер, кемнәрдер туган якларына кайтып безнең һәм әти-әниләренең эшен дәвам итәр, кемнәрдер яңа юллар сайлар. Хәерле юл сезгә!
26 июнь көнне 21 сәгатьттән 27 июнь 21 сәгатькә кадәр.
Суда куркынычсызлык - ул тормышның төп аспектларының берсе. Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй балалар бакчасында җәйге чорда суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча күп чаралар үткәрелә. Тәрбиячеләр балалар белән бу темага әңгәмәләр, су белән төрле-төрле тәҗрибәләр үткәрәләр, иҗади бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар.
24 июнь көнне Җәлил поселогында "Мәдәни мохит" проекты старт алды. Концерт М. Җәлил исемендэге бульварда башланды. Җәлил мәдәният сарае коллективлары һәм поселокнын үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышлары хореографик һәм вокал сәнгатенә гашыйк булучыларны җыйды. Кызыклы концерт программасы, төрле номерлар барлык кунакларга чын бәйрәм бүләк итте.. Рус һәм татар телләрендә җырлар яңгырады. Инде бәйрәмне алып баручыларның саубуллашу сүзләре яңгырады, ә тамашачылар барысы да таралышырга ашыкмады. Димәк, бәйрәм бик күңелле узды!
Поселок администрациясе "Татнефть" ГАҖнә "Мәдәни мохит" проектын үстергәне өчен зур рәхмәт белдерә. Әлеге проект кысаларында чаралар җәй буе, һәр пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә узачак. Барыгызны да бәйрәмгэ чакырабыз. "Җәлил NEWS" ВКонтакте төркемендәге афишаларны һәм «kult_sreda_dzhalil»инстаграммасында күзәтегез.
Яшьләр көне-яшь кешеләрнең генә бәйрәме түгел , ул-йөрәк һәм күңел белән яшәүче барлык кешеләрнең бәйрәме.
Котлау сүзләре белән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев чыгыш ясады. Чыгышы ахырында активистларга районда дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.
«Мәгариф» милли проектының «социаль активлык» федераль проектын, Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 21 июлендәге «2030 елга кадәр Россияне үстерүнең милли максатлары турында» гы Указын гамәлгә ашыру кысаларында, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләре исемлеген үтәү йөзеннән, «МыВместе» гомумроссия акциясендә катнашучылар белән очрашу йомгаклары буенча "МЫВМЕСТЕ" халыкара премиясе үткәрелә.