Сарман гимназиясенең 11 сыйныф чыгарылыш кичәсе

2021 елның 26 июне, шимбә

26 июнь көнне Сарман муниципаль районы Сарман гимназиясендә иң тантаналы, истәлекле, шатлыклы, шул ук вакытта бераз ямансу да булган  Чыгарылыш кичәсе үткәрелде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына карап сокландык,  аларга олы юлларга аяк басар алдыннан күңелдә булган иң изге теләкләрне теләдек. Әле шулар арасыннан кайберләре яңадан мәктәпкә әйләнеп кайтырлар, безнең коллегаларыбызга әверелерләр. Кемнәрдер чит-ят җирләргә барып төпләнер, кемнәрдер туган якларына кайтып безнең һәм әти-әниләренең эшен дәвам итәр, кемнәрдер яңа юллар сайлар. Хәерле юл сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International