ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2021 ел
шимбә

14 нче май көнне Сарман гимназиясендә ата-аналар комитеты җитәкчеләре өчен семинар узды.Семинарны "Роспотребнадзор" ның ТР (Татарстан) идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Мухаметшина Л.Ф. үткәрде.Ата-аналар мәктәп ашханәсендә балаларның ничек туклануын карадылар, меню белән таныштылар, укучыларның туклану турында фикерләре белән кызыксындылар.


14
май, 2021 ел
җомга

Максат: балаларның милли ризыклар турында белемнәрен киңәйтү, аларны бавырсак ясау белән таныштыру, татар халкының гореф-гадәтләренә ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү.

  Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш елның теләсә кайсы вакытында табыла. Әмма яз көне ул бигрәк тә күп, өстәвенә, ул шулкадәр  теләп башкарыла, хәтта арыганлык та рәхәт. Чөнки табигать уяна һәм яхшы уңышка өмет бирә.Бүген  дә  Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә яшелчә культуралары чәчелде, чәчәкләр  утыртылды . Мәктәп яны участогын яшелләндерү һәм анда яшелчәләр   үстерү  безнең  мәктәп   укучыларының  яраткан шөгыленә  әйләнде.

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә кадрларга ихтыяҗны билгеләү өчен Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оешмалар арасында сораштыру оештырылуы турында хәбәр итә.

14нче май көнне Җәлил гимназиясендә планлы эвакуация үткәрелде. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Әхмәдов Ришат Рифкат Һава тревогасы вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген тагын бер кат искә төшерде. Балалар үзләренең бердәмлекләрен күрсәттеләр.

14 нче май көнне "Җәлил гимназиясе"ндә мәрхәмәтлелек һәм яхшылык темасына сыйныф сәгатьләре үтте. 1-4нче сыйныф укучылары урамга чыктылар һәм асфальтта тематик рәсемнәр ясадылар. 5-8нче сыйныф укучылары "Яхшылык нәрсә ул?" дигән темага сөйләштеләр, ә 9-11 сыйныф укучылары герой-очучы М.П. Девятаев батырлыгы турында сөйләштеләр.

Яз килү белән гимназиянең мәктәп яны участогында эшләр башланды. Әйтик, бу атнада гимназия коллективы бакчага өмәгә чыкты: укытучылар түтәлләр казыдылар, кишер, суган һәм башка яшелчә культураларын утырттылар. Эш нәтиҗәле, тату һәм көйле узды.

Язгы игелек атнасы кысаларында Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары "Спорт-ул тормыш" дигән чарада катнаштылар. Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан "Күңелле стартлар" үткәрелде .Балаларга спорт уеннары бик ошады.

Ураза гаете – Исламда Рамазан ае тәмамлану уңаеннан билгеләп үтелүче зур бәйрәм

12 май көнне Җәлил 1 нче санлы мәктәбе укучылары Түбән Ләшәү авылы янында чыршы һәм җиләк-җимеш агачлары утыртуда катнаштылар. Әлеге игелекле эшне башлап җибәрүче бокс буенча тренер И. Нуриев булды. Ильяс Нуриев беренче тапкыр гына үсентеләрне безнең як файдасына сатып алмый инде. Гасырлар буена үссен, һава чистарсын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International