Җәлил беренче мәктәбе укучылары агач утыртуда катнашты

2021 елның 14 мае, җомга

12 май көнне Җәлил 1 нче санлы мәктәбе укучылары Түбән Ләшәү авылы янында чыршы һәм җиләк-җимеш агачлары утыртуда катнаштылар. Әлеге игелекле эшне башлап җибәрүче бокс буенча тренер И. Нуриев булды. Ильяс Нуриев беренче тапкыр гына үсентеләрне безнең як файдасына сатып алмый инде. Гасырлар буена үссен, һава чистарсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International