ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2026 ел
якшәмбе

Бүген, 26 апрельдә, Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның туган көненә туры килүе символик мәгънәгә ия. Быел без аның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итәбез. Бу бәйрәмнәрне Татарстан Республикасы халкы һәм бөтен татар дөньясы тантаналы рәвештә билгеләп үтә. Туган тел-безне берләштерә, бердәм гаилә, бер халык итә торган рухи байлык ул. Туган тел аша ата-бабаларыбызның зирәклеге буыннан-буынга тапшырыла, без әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәнәбез, тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз. Безнең бурычыбыз-аны кыйммәтле бүләк итеп саклау һәм балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыру – Хөрмәтле райондашлар, сезгә туган телдә аралашу, тынычлык һәм татулык телим.


25
апрель, 2026 ел
шимбә

Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр ява, төнлә һәм иртән юеш карлы аерым районнарда. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 6-11 м/с, урыны белән 15-17 м/с тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+2˚.

"Җәлил гимназиясе" ндә "Татарча диктант" дөньякүләм белем бирү акциясе үткәрелде. Татар телендә грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү максатыннан, укытучылар һәм укучылар татар халкынын бөек шагыйре Габдулла Тукайның "Туган тел" шигырен һәм "Бәхет" хикәясен яздылар.

2026 елның 2 маенда Сарман авылының «Айтуган» спорт залында тренер-укытучы Кәлимуллин Данияр Дөлфәт улына багышланган баскетбол буенча республика турниры узачак

Бүген, 2026 елның 24 нче апрелендә, безнең мәктәп «Җиңү диктанты»Бөтенроссия тарихи акциясен үткәрүнең рәсми мәйданчыгы булды. Чарада педагоглар, югары сыйныф укучылары - илебез тарихының героик битләре турындагы истәлекне саклауны мөһим дип санаучылар катнашты.


24
апрель, 2026 ел
җомга

Бүген Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан районкүләм "Тукайлы балачак" дип исемләнгән шигырь бәйгесе узды. Жюри барлыгы 5-7 яшьлек 48 талантлы катнашучының чыгышын бәяләде. Конкурсның һәр номеры үзенчәлекле сәнгатьлелеге, башкаруның эмоциональлеге һәм бөек шагыйрьнең иҗатын чын күңелдән яратуы белән аерылып торды. Бакчабыздан Сөләйманова Элина, Нуриәхмәтова Розалина, Халиков Айсар, Вадикова Айлин, Мостафина Камилла, Кызрачев Радэль, Гайсин Радэль, Арсланова Эвелина һәм Әхмәтова Эльвира үзләренең шигырь сөйләүләре белән барлык тамашачыны таң калдырды. Аларның чыгышлары югары бәяләнде - нәни артисларыбыз дипломнар белән бүләкләнде. Балаларны әзерләгән педагогларга һәм әти-әниләрга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Туган телне яттан сөйләп,
Үсеп җитәбез шулай.
Барлык татар балалары
Ярата сине, Тукай.
Апрель җитсә, исемеңне
Җырына куша тургай.
Милләтемнең кояшы син
И моңлы, нурлы Тукай!

23 нче апрель көнне "Җәлил гимназиясе" укучылары өчен «Ох, цифрлы гигиена» исемле тематик класс сәгатьләре оештырылды.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин бүген волонтер Айнур Вәлиев белән очрашты. Ул даими рәвештә гуманитар ярдәм белән махсус хәрби операция зонасына чыга. Бу юлы Айнур шулай ук Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена трофей экспонатлар алып кайтты.

Җиңү көне алдыннан Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова тыл ветераннарына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган азык-төлек пакетларын тапшырдылар. Шулай ук Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның туганнары белән очраштылар.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Азалак авыл җирлегендә өмәләр дәвам итә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International