Бүген Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан районкүләм "Тукайлы балачак" дип исемләнгән шигырь бәйгесе узды. Жюри барлыгы 5-7 яшьлек 48 талантлы катнашучының чыгышын бәяләде. Конкурсның һәр номеры үзенчәлекле сәнгатьлелеге, башкаруның эмоциональлеге һәм бөек шагыйрьнең иҗатын чын күңелдән яратуы белән аерылып торды. Бакчабыздан Сөләйманова Элина, Нуриәхмәтова Розалина, Халиков Айсар, Вадикова Айлин, Мостафина Камилла, Кызрачев Радэль, Гайсин Радэль, Арсланова Эвелина һәм Әхмәтова Эльвира үзләренең шигырь сөйләүләре белән барлык тамашачыны таң калдырды. Аларның чыгышлары югары бәяләнде - нәни артисларыбыз дипломнар белән бүләкләнде. Балаларны әзерләгән педагогларга һәм әти-әниләрга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Туган телне яттан сөйләп,
Үсеп җитәбез шулай.
Барлык татар балалары
Ярата сине, Тукай.
Апрель җитсә, исемеңне
Җырына куша тургай.
Милләтемнең кояшы син
И моңлы, нурлы Тукай!