ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Яңа Имән авыл җирлегендә оешкан төстә өмә үтте.

Ләшәү Тамак авыл җирлегендә бөтенроссия экологик өмә үтте

Уен – викторина  «Космик сәяхәттә».

Янурыс авыл җирлегендә өмә үткәрү

16 апрельдән Татарстан Республикасы территориясендә "Хәтер бакчасы"акциясе старт алды. Анда Җәлил беренче мәктәбенең 9 сыйныф укучылары катнашты. 24 апрель көнне мәктәп территориясендә укучылар алма һәм карлыган үсентеләре утырттылар. Мөхтәрәм кунак-тыл ветераны, 50 еллык стажы булган педагог Гәүһәр апа булды. Табигатькә һәм балаларга зур мәхәббәт белән ул тәҗрибә уртаклашты һәм балаларга агач утыртуда ярдәм итте.Әлеге чараны "детвора"мәктәп интернет телевидениесе яктыртты.

Мортыштамак авыл җирлегендә өмә үткәрү

19-23 апрель көннәрендә Ләке авыл җирлеге территориясендә җыештыру эшләре барды. 

“Тукай эзләре буйлап”.Квест- уен.

24.04.2021 Җэлил поселогы бюджет учреждениеләре коллективлары  "Экояз"республика акциясе кысаларында үткәрелгән Бөтенроссия өмәсендә катнашты.

Хөрмәтле райондашлар!

Бүген бар татар дөньясы халкыбызның сөекле һәм бөек улы Габдулла Тукайның  туган көнен - 135 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Габдулла Тукай - татар халкының горурлыгы,  сүнмәс йолдызы.  Милләтебезне бар дөньяга таныткан  халык җырчысы. Бөеклеге һәм шул ук вакытта искиткеч халыкчанлыгы белән  үзен татар дип санаган һәр кешенең күңелендә мәңгелеккә урын алган иң бөек шәхесләрнең берсе.

Шуңа да бу истәлекле көндә тагын бер гүзәл бәйрәмнең – Туган тел көненең - билгеләп үтелүе очраклы түгел. Чөнки татар теле, татар язмышы, Бөек Тукай – ул аерылгысыз төшенчәләр.

2021 ел Президентыбыз Р.Н.Миңнеханов Указы белән ”Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип, ә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы тарафыннан “Татар халкы бердәмлеге елы” дип игълан ителүе зур әһәмияткә ия.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматлары буенча,  дөньяда бүген 6 меңнән артык телдә сөйләшәләр. Ләкин бу телләрнең яртысының үз язулары да юк. ЮНЕСКО билгеләве буенча, алар якын киләчәктә юкка чыгу, тел йөртүчеләреннән мәхрүм калу алдында тора.

Тел – рухи һәм матди мирасны саклап калу һәм үстерүнең иң көчле коралы булып тора. Туган теле барның милли юлы бар, милли йөзе бар һәм шәхес, кеше буларак абруе бар. Теле барның иле бар, ди халкыбыз мәкале. Шул фикерне киләчәк яшь буынга җиткерү – безнең бурыч.

Туган телебез искиткеч гүзәл, моңлы телләрнең берсе. Ул безгә борынгы ата-бабаларыбыздан, кадерләп сакланып, җәүһәр ташлар дәрәҗәсендә безгә килеп җиткән зиннәтле тел.

Ул Тукай, Дәрдмәнд, Каюм Насыйри, Хәсән Туфан, Һади Такташ, Мөхәммәт Мәһдиевләр кебек бөек шәхесләрнең теле.

Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Рафаль Ильясов, Таһир Якупов, Хәйдәр Бигичев, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Фәридә Кудашева, Әлфия Афзаловаларның  моңнары белән сугарылган тел.

Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Гадел Кутуйлар дошман белән көрәштә байрак итеп күтәргән тел.

Хөрмәтле милләттәшләр! Бу кадерле мирасыбыз – туган телебез буыннан-буынга тарих чылбыры булып үрелеп барсын. Шушы изге телебезнең кадерен белик. Күз карасыдай саклыйк.

Бәйрәм белән!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International