“Тукай эзләре буйлап”.Квест- уен.

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

 

22 апрельдә ,Сарман үзәк китапханә хезмәткәрләре  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Шәфкать”тә  ,Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән квест-уены үткәрделәр.

Квест барышында ял итүчеләр Тукайның кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.Сорауларга җавап таба-таба, алар аның әкиятләрен, шигырьләрен барладылар, яттан сөйләүчеләр дә булды.Соңыннан виртуальТукай музеенда сакланучы әсбапларын карап, китап булып басылган”Тукайча татар Кодексы”н укып хозурландылар.Әкият геройлары Шүрәле белән Акбайның да килүе, ял итүчеләрне балачак иленә алып кайтты.Ял итүче өлкәннәребез үзләренең фикерләре белән дә уртаклаштылар.Иң актив катнашучыларга кечкенә бүләк тә тапшырылды.Г.Тукайга багышланган бу чара “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International