ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

6 нчы апрель көнне һөнәри юнәлеш бирү максатыннан Минзәлә педагогика көллияте вәкилләре 9 нчы сыйныф укучылары арасында "Галәм буйлап сәлам юллап"дип исемләнгән космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан төбәк конкурсы үткәрделәр. Укучылар барлык сынауларны да лаеклы үттеләр һәм үзләренең сәнгать номерларын күрсәттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча Сарман гимназиясенең 9б сыйныф укучылары 1 урынны, ә 9а сыйныф укучылары 3 урынны яуладылар.

Россия Федерациясендә җирле үзидарә көне үткәрү уңаеннан һәм хокукый культураны күтәрү, аларның җирле үзидарә белән кызыксынуларын актуальләштерү максатларында, 9-11 сыйныф укучылары арасында муниципаль районның норматив-хокукый актларын иң яхшы белүгә Конкурс игълан ителә. Конкурс материаллары белән сылтама буенча танышырга мөмкин https://sarmanovo.tatarstan.ru/viktorina-po-mestnomu-samoupravleniyu.htm 

"2 нче спорт мәктәбе" МБУ дзюдо бүлегендә "Спорт - сәламәтлек нигезе" девизы астында Халыкара сәламәтлек көненә рәсем конкурсы узды.


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Болытлы, көндез аязучан болытлы. Кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем, көндез урыны белән. Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба 4-9, төнлә урыны белән 13 м / с кадәр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы -1..+2˚. Көндез максималь һава температурасы +5..+9˚. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Чарага район башкарма комитеты бүлекләре, учреждениеләре һәм оешмалары белгечләре чакырылган иде. 

Сәламәт яшәү рәвеше атналыгы кысаларында бүгенге көн иртәсен зарарлы гадәтләр турында сөйләшүгә багышладык.

Саклаубаш урта мәктәбендә “Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан чаралар еш уздырыла.  2 нче сыйныф җитәкчесе Габдуллина А.Б. Саклау-Баш авылы шагыйрәсе Ахтямова Альфира Фәүзи кызы белән очрашу оештырды. Альфира Фәүзи кызы балаларны шигырь язу серләре белән уртаклашты, үзенең шигырь җыентыклары һәм кулъязмалары  белән таныштырды. Очрашу барышында үзенең төрле темаларга багышланган шигырьләрен укыды. Альфира Фәүзи кызы балаларны туган телләрен яратырга, чиста һәм матур итеп сөйләшергә өндәде.

6 нчы апрель көнне "Җәлил гимназиясе" базасында рус теле буенча БДИның төбәк апробациясе узды. Укучылар  паспорт белән металлорамка аша уздылар. ППЭ да  медицина хезмәткәре, педагог-психолог та эшләде.

Бүген Сарман муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды.

Бүген "Җәлил" агрофирмасы басуларында язгы кыр эшләре башланып китте. Көзге бодайга тукландыру кертелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International