Буген хөрмәтле Сахапова Мәрьям Гыйматдиновнаның 95 еллык юбилее тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
Бу мөһим вакыйга хөрмәтенә Рашит Гиббазовичка Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы исеменнән рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Юбилярны котлау өчен кайнар теләкләр белән «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Каримов Р.Ә. һэм ветераннар советы рәисе Минһаҗева А.Г. мөрәҗәгать итте.
Без дә Мәрьям Гыйматдиновнага багышланган котлауларга чын күңелдән кушылабыз! Аның һәр көне сәламәтлек, йөрәк җылылыгы һәм шатлык белән тулы булсын!
Өлкән төркемдәге балаларның иртәнге фильтры. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында йогышлы авыруларның таралуына юл куймау буенча төп максаты балаларда йогышлы авыру билгеләрен иртә ачыклау булган мәктәпкәчә балалар мәгариф оешмаларында иртәнге фильтр оештыру мөһим чара булып тора. ОРВИ һәм грипп авырулары сезонлы күтәрелү чорында бу мәсьәлә аеруча актуаль булып кала.
Сарман муниципаль районында «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты чаралары авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмасына диспансеризация үткәрү өчен китерү буенча район үзәк хастаханәсе һәм «Шәфкать» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эшләрнең барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.
Бүген, 10 сентябрь көнне, МББУ «Җәлил 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә террорчылык куркынычы һәм янгын белән бәйле гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда гамәлләрне эшкәртү буенча планлы өйрәнү күнегүләре узды.
2025 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Татарстан Республикасы Сарман районы прокуроры урынбасары катнашында узган киңәйтелгән утырышында белем бирү процессында катнашучыларның барлык категорияләре арасында эзәрлекләүләрне (буллингны) вакытында ачыклау һәм профилактикалау эшен оештыру мәсьәләләре каралды. «Сарман аграр көллияте» ДАҺБУнең мәгариф бүлеге, укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары чыгыш ясадылар.
Конкурс «Авыл өчен кадрлар» программасының үзәк чараларының берсе булып тора һәм «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль проекты кысаларында «Яшьләр һәм балалар»милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Икенче дәреснең темасы: "Прививкаларга-индивидуаль якын килү".
Кемгә, кайчан, ничек - кешегә кирәкле барлык прививкалар милли календарьга кертелгән, әмма вакцинация темасындагы бу мәсьәләләр элеккечә актуаль.
Өлкәннәр гадәттә нинди вакциналар турында оныталар? Сабыйны вакцинацияләү өчен иң уңышлы моментны ничек сайларга? Вакцинация бер авырудан башка авырулардан да саклый аламы? Мөмкин булган аллергия реакциясе турында алдан белеп буламы? Грипптан саклану өчен кайчан прививка ясатырга?
Бүген Сарман районына эшлекле визиты белән ТР «Главинвестстрой» директоры Илнар Фәнил улы Хафизов килде. Чаралар кысаларында аны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде. Илнар Фәнил улы Җәлил поселогында җылылык белән тәэмин итү системасын капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү объектларында күчмә киңәшмәләр үткәрде.
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы мошенникларга каршы көрәшкә юнәлдерелгән материаллар бирә, аларда тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә мошенниклыкның мөмкин булган схемалары турында актуаль мәгълүмат һәм мондый хәлләргә каршы торуның файдалы инструментлары бар.