Өлкән буын сәламәтлеге турында кайгырту: Сарман районында Мобиль диспансеризация

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Сарман муниципаль районында «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты чаралары авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмасына диспансеризация үткәрү өчен китерү буенча район үзәк хастаханәсе һәм «Шәфкать» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре сәфәр алдыннан пенсионерларга гомуми тикшерү һәм сораштыру үткәрәләр, кан басымын үлчиләр. Өлкән яшьтәге гражданнарны район хастаханәсендә табиб-терапевтлар кабул итә. Өлкәннәр район үзәк хастаханәсенә уңайлы китерүләре өчен рәхмәт белдерәләр. Мондый чаралар аз хәрәкәтләнүче гражданнарның тормышын бик җиңеләйтә. Бүгенге көндә проектта 65 яшьтән өлкәнрәк 865 пенсионер катнашкан.

Ведомствоара эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International