ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнендә кинотеатр каршындагы мәйданда «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе узды. Акциядә катнашучылар алдында Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбасары Гүзәл Рифкать кызы Гәрәева чыгыш ясады, 2004 елдагы фаҗигале вакыйгалар турында сөйләде.

Бүген террорга каршы көрәштә бердәмлек көнендә укучылар «Тереклек тамчысы» акциясендә катнашты.

3 сентябрьдә сыйныф җитәкчеләре мәктәп директорының тәрбия буенча киңәшчесе Габдрахманова Э.Ш. белән берлектә укучылар өчен "Террорга каршы көрәштә бердәмлек көненә" багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрделәр.

3 сентябрьдә Россиядә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Истәлекле дата 2005 елда билгеләнгән һәм Беслан шәһәрендәге фаҗигале вакыйгалар белән бәйле.

Бүген Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының гомуми бүлек җитәкчесе Рамил Гәббәс улы Гайсин үзенең юбилеен билгеләп үтә.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Рамил Гәббәс улын 50 яшьлек юбилее белән котлады һәм җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте өчен рәхмәтен белдерде.


2
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр балалар китапханәсендә булдылар.
Балалар китаплар белән эш итү кагыйдәләре белән таныштылар һәм китапханәдә үзләрен ничек тотарга икәнен белделәр. Алар китап һәм журналларны бик кызыксынып карадылар. Китапханә хезмәткәрләренә кызыклы чара өчен рәхмәтебезне белдерәбез!

Карашай Саклау урта гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көне.

1 сентябрь-Белем көне, Белем бәйрәме.Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көне узды. Чакырылган кунаклар, укытучылар, ата-аналар укучыларга иң изге теләкләрен җиткерделәр.

2025 елның 11 сентябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе эшмәкәрләр өчен «Бердәм ачык ишекләр көне» оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International