Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре Министрлыгы яшьләр сәясәтенең муниципаль учреждениеләре арасында яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга грантлар конкурсы оештыра. 2024 елда грант алучылар итеп 37 муниципаль берәмлектән 69 учреждение билгеләнде.
Чараның максаты укучыларны документаль фильм белән таныштыру гына түгел, ә аларны фаҗига һәм аның нәтиҗәләрен аңлауга юнәлдерелгән тирән фикер алышуга җәлеп итү булды.
"Кояшкай" 1 нче номерлы балалар бакчасында 2 нче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар кисеп-ябыштыру шөгылендә зур һәм кечкенә туплар ясадылар.
Көз якынлаша, ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны сезонлы арта. Соңгысыннан иң нәтиҗәле яклау-вакцинация. Гриппка каршы прививкалар турындагы иң популяр сорауларга җаваплар җыйдык.
В преддверии нового эпидемического сезона ОРВИ Роспотребнадзор советует соблюдать ряд мер профилактики, чтобы защитить свое здоровье.
3 сентябрьдә, террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнендә, Аграр колледж студентлары өчен «Командир» фильмы күрсәтелде. Сеанс алдыннан террорчылык проблемалары, куркынычсызлыкка аңлы мөнәсәбәтнең мөһимлеге һәм яшь буын арасында террорчылыкка каршы ныклы карашлар формалаштыруга юнәлтелгән махсус әңгәмә узды.
3 нче сентябрьдә тәрбия һәм балалар иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Граханцева Е.Р. "Беренчеләр хәрәкәте" балалар оешмасы активисты белән бергә "Җәлил гимназиясе"нең 7 нче В сыйныфы укучылары белән
Сарман районына эшлекле сәфәре кысаларында «Татлизинг» генераль директоры урынбасары Илдус Наил улы Насыйров Сарман авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасында булды һәм башкарылган эшкә югары бәя бирде.
Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин «Татлизинг» генераль директоры урынбасары Илдус Наил улы Насыйров, ТР ГИСУ директоры урынбасары Руслан Айрат улы Ямалтдинов һәм подряд оешмалары катнашында Җәлил бистәсендә җылылык белән тәэмин итү системасын модернизацияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Соңыннан киңәшмәдә катнашучылар блок-модульле котельныйлар төзелешенең барышы белән таныштылар.
Бүген Җәлил поселогы мәдәният сараенда террорчылыкка каршы бердәмлек көненә багышланган чара узды.
Бу истәлекле дата 2005 елда 2004 елның сентябрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар, террорчылык акты нәтиҗәсендә йөзләрчә кеше һәлак булу сәбәпле билгеләнгән. Бу көнне террорчылык актлары корбаннарын, шулай ук хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә алалар.
Чарада Сарман МР Җәлил поселогы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Идиатуллина Г.М., «Җәлил» полиция бүлегенең участок уполномоченныйлары төркеменең участок уполномоченные капитан Шәйхелисламов Р.Р., шулай ук мәдәният сараеның иҗат коллективлары катнаштылар.
Бу чара террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы торуда барлык гражданлык җәмгыятенең бердәмлеге кирәклеген искә төшерә.