ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

2026 елның 9-11 февралендә туган телле мәктәп укучылары арасында татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

2026 елның 12 февраленнән Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Кара урман» нәфис фильмы прокатка чыга. Фильмны режиссер Радик Кудояров Татарстан Республикасы финанс ярдәме белән төшерә. Кинокартина бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның икенче бөтендөнья сугышы вакытында фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән көрәштәшләренең язмышы турында сөйли. Фильм берничә тапкыр халыкара конкурсларда иң югары бүләкләргә лаек була. Фильм «Сарман» һәм «Җәлил»кинотеатрларында күрсәтеләчәк.

2026 нче елның 11 нче февралендә "Җәлил гимназиясе" нең 9 нчы сыйныфларында рус теленнән әңгәмә булып уза.

10 нчы февральдә 1нче санлы «Каенкай» балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе — 2026» республика конкурсының зона этабы узды. Сарман районы данын яклап «Алёнушка» балалар бакчасы тәрбиячесе — Сәлимгәрәева Эльмира Фоат кызы чыгыш ясады. Конкурс программасы үз эченә өч сынауны алды, аларда Эльмира Фоат кызы үзенең педагогик осталыгын тулысынча күрсәтте: балалар белән кызыклы белем бирү шөгыле үткәрде,  эшчәнлегенә үзанализ тәкъдим итте, әти-әниләр өчен файдалы чара оештырды. Без Эльмира Фоат кызының уңышлары белән горурланабыз һәм аңа иҗади үсеш һәм алга таба һөнәри җиңүләр телибез!

10 нчы февральдә Россиядә ел саен Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көне билгеләп үтелә. Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында бөек шагыйрь истәлегенә багышланган тематик көн узды. Балалар рәхәтләнеп шигырьләр, әкиятләрдән өзекләр тыңладылар, табышмакларга җаваплар бирделәр, иллюстрацияләр буядылар. Бөек шагыйрь иҗатына кызыксыну уятып, педагоглар балаларда матурлык хисе, матур әдәбиятка, рус теленә, Ватанга мәхәббәт тәрбиялиләр.


10
февраль, 2026 ел
сишәмбе

Укучыларның Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы призеры — 5 нче Б сыйныфы укучысы Мухлиева Лиананы котлыйбыз! Бу уңыш-үзенчәлекле.

2026 елның 6 февралендә «беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте грант конкурсының заявка кампаниясе старт алды, ул 2026 елның 10 мартына кадәр дәвам итәчәк. Конкурста катнашу өчен театрлар, музейлар, югары уку йортлары, иҗат йортлары, китапханәләр, мәктәпләр һәм колледжлар, яшьләр һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре, башка юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр чакырыла.

10 нчы февраль көнне фестиваль зонасы Иске Әлмәт авылында узды. Иляксаз авыл җирлегеннән сәхнәдә Шәвәлиев В.В., Сафина В.Ш.,Ахметова Г.М, чыгыш ясадылар.Фестивальнең максаты булып татар халкы гореф-гадәтләрен саклау, яшь буынны патриотик тәрбияләү тора.

2026 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы прокуроры урынбасары катнашында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында Административ хокук бозу турында материаллар каралды. Сарман муниципаль районында 2025 елда балаларны матди карап торуга акча түләү турындагы суд карарларының үтәлеше турында. Балигъ булмаган балаларны карау вазыйфасын башкармаучы ата-аналарның җаваплылык чаралары турында Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Сарман районы суд приставлары бүлеге начальнигы Г. А. Фәрхетдинова чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International