Республиканский конкурс #ЭКОВЕСНА
Номинация "ЭКОКОМАНДА"
5 атна "Мир. Труд. Май".
Һава торышына да карамастан Галеева Риана субботникка чыкты.
#ЭКОВЕСНА2025
#ЭКОЯЗ2025
#ЭКОКОМАНДА
#МБДОУЯНУРУСОВСКИЙДЕТСКИЙСАД
30 апрель көнне ,«Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә», ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУның Сарман районындагы профилактика бүлеге начальнигы Ситдыйкова Алсу Рәзин кызы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Бәдертдинова Р.И. чыгыш ясадылар.
Республиканский конкурс #ЭКОВЕСНА
Номинация "ЭКОКОМАНДА"
5 атна "Мир. Труд. Май".
#ЭКОВЕСНА2025
#ЭКОЯЗ2025
#ЭКОКОМАНДА
#МБДОУЯНУРУСОВСКИЙДЕТСКИЙСАД
Беренче Май-туган илебез, Россия иминлеге өчен хезмәт иткән барлык кешеләрнең бәйрәме.
2024 нче елның 1 нче маенда "Җәлил гимназия"се коллективы бердәм рәвештә Беренче Май митингына чыкты. Һава торышы салкын булуга карамастан, кәеф бәйрәмчә иде. Бәйрәм белән котлыйбыз!
28 нче апрель көнне «Җәлил балалар музыка мәктәбе» ндә «Язгы моннар -2025» балалар вокаль конкурсы узды, анда «Җәлил гимназиясе» укучылары катнашты.
Беренче Май-туган илебез, Россия иминлеге өчен хезмәт иткән барлык кешеләрнең бәйрәме. Бу көн яз башлануын гәүдәләндерә һәм язгы уянуның зур эмоциональ зарядын йөртә һәм тормышыбызга бик күп Дуслык, шатлык һәм яктылык китерә. Митингта котлаулар яңгырады, чыгыш ясаучылар җәлилчеләргә ныклы сәламәтлек, хезмәт уңышлары һәм тыныч күк йөзе теләделәр.
1 май көнне Югары Чыршылы авыл җирлегенең Югары Чыршылы авылы зиратында өмә үткәрелде.
"Алёнушка" балалар бакчасы хезмәткәрләре 1 май - Яз һәм Хезмәт көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы митингта катнаштылар.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелемнән тәбрик итәм.
Аерым бер үзенчәлекле һәм шатлыклы хис белән сугарылган бу бәйрәмне төрле буын вәкилләре күтәренке күңел белән каршы алалар. Чөнки ул һәр аерым кешенең, һәр гаиләнең һәм, нәтиҗәдә, Сарман районыбыз, туган республикабыз, илебез иминлегенең нигезе булган теләктәшлек, дуслык һәм бердәмлек төшенчәләрен тагын да ныгытучы, хезмәт кешесенә ихтирам хисен чагылдыручы тарихи символга әверелде.
Хөрмәтле райондашлар, сезгә районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. 1 Май бәйрәме көнендә күтәренке кәеф, эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, ил-көнебезгә тынычлык һәм иминлек телим.