Хөрмәтле райондашлар! Сезне 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелемнән тәбрик итәм.
Аерым бер үзенчәлекле һәм шатлыклы хис белән сугарылган бу бәйрәмне төрле буын вәкилләре күтәренке күңел белән каршы алалар. Чөнки ул һәр аерым кешенең, һәр гаиләнең һәм, нәтиҗәдә, Сарман районыбыз, туган республикабыз, илебез иминлегенең нигезе булган теләктәшлек, дуслык һәм бердәмлек төшенчәләрен тагын да ныгытучы, хезмәт кешесенә ихтирам хисен чагылдыручы тарихи символга әверелде.
Хөрмәтле райондашлар, сезгә районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. 1 Май бәйрәме көнендә күтәренке кәеф, эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, ил-көнебезгә тынычлык һәм иминлек телим.