Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75
Болытлы. Бераз кар, төнлә урыны белән уртача.
Җил көньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгышка таба 5-10 м/с ка күчә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -10..-13˚.
Көндез максималь температура -7..-10˚. Юлларда бозлавык.
2026 елның 18-20 гыйнварында Төрек теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
2026 елның 18-20 гыйнварында Гарәп теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Бүген Сарман авылында Ваһапов Илдар Корбангали улы белән хушлашу чарасы узды.
Ваһапов Илдар Корбангали улы, 1972 елның 03 июнендә Татарстан АССРның Чаллы шәһәрендә туган. 1979 елда Яр Чаллы шәһәренең 5 мәктәбенә укырга керә. 1990-1992 елларда Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәрендә ракета гаскәрләренең өлкән сержанты булып хезмәт итә.
Эш урыны-Сарман районы эчке эшләр бүлеге сакчысы, Сарман юл идарәсендә юл салучы, Сарман икмәк заводында йөк ташучы.
Контракт төзер алдыннан вакытлыча эшләми.
2024 елның 25 августында контракт төзи.
2025 елның 15 июлендә өлкән сержант Ваһапов Илдар Корбангали улы Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Украина территорияләрендә махсус хәрби операция башкарганда һәлак булды. Үлем хәрби хезмәт узу чорында була һәм хәрби хезмәт вазыйфаларын үтәү белән бәйле. Сарман районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!
Барлык Сарман халкы һәм шәхсән үз исемемнән Туган көнегез белән тәбрик итәм!
Бүген Сезнең исем күренекле дәүләт, сәясәт, җәмәгать эшлеклесе буларак, Россиядә генә түгел, дөньяның күп илләрендә танылган һәм мәртәбәле. Татарстан Республикасының дөньякүләм дәрәҗәдә абруйлы республика, хөрмәткә лаек милләт булып үсүендә Сезнең өлешегез зур. Бүгенге көндә дә тынгысызлыгыгыз, милләтебезнең тарихи мирасларын торгызуда һәм саклап калуда фидакарь эшчәнлегегезгә сокланабыз.
Алга таба да шулай ук яшьләрчә энергия белән татар иленең зирәк киңәшчесе булып мең яшәгез, хөрмәтле Минтимер Шәрипович!
19 нчы гыйнварда "Җәлил гимназиясе"ндә илебез сәнгате тарихында мөһим датага — Дәүләт Третьяков галереясенә нигез салынуга 170 ел тулуга багышланган тематик класс сәгате узды.
Болытлы. Бераз кар. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы -9..-12˚. Көндез максималь температура -6..-9˚. Юлларда бозлавык.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 117 утырышында Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын сәламләп, Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, яңа елда республика Үзәк сайлау комиссиясе эшчәнлегендә төп вакыйга булып тугызынчы чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларны югары оештыру дәрәҗәсендә тәэмин итү торачак. "Заманның катлаулы мәсьәләләре шартларында безнең алда торган бурычлар сайлау процессында катнашучыларның барысына да һәм барыннан да элек сайлау комиссияләре системасы хезмәткәрләренә югары җаваплылык таләп итә. Тынычлык, профессиональлек, коллектив эшкә омтылу – безнең хезмәткәрләрнең бу иң яхшы сыйфатлары сайлау алды чорында аеруча мөһим булачак», - дип билгеләде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе. Андрей Кондратьев сүзләренчә, Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек чорында ТИКНЫҢ яңартылган составлары мөһим роль уйнаячак. Республикада 65 территориаль сайлау комиссиясе төзелде, аларның рәисләре билгеләнде. Татарстан ТИКНЫҢ яңа составларына 2026 елда Дәүләт Думасына депутатлар, 2029 елда Татарстан Дәүләт Советы депутатларын, 2030 елда Россия Федерациясе Президентын һәм Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларны оештырырга кирәк булачак. "Дәүләт Думасына сайлаулар катнаш система буенча узачак. Федераль округ буенча тәкъдим ителүгә 21 Гомумроссия сәяси партиясенең күпчелеге әзерләнә башлый, аларның яртысыннан артыгы (13) үз исемлекләрен имзалар җыярга кирәкми. Шулай ук Россия парламентының түбән палатасында Татарстанны алты бер мандатлы депутат тәкъдим итәчәк. Сайлауларны оештыручы – Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе тәкъдиме буенча - Дәүләт Думасы тарафыннан сайлау округларының чикләре расланды, алдагы чорда округ комиссияләре функцияләрен башкарачак тикларга аерым җаваплылык», - дип өстәде республика Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе.
Яшь гаиләләргә ярдәм итүгә, районда туучылар санын арттыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру һәм бала туу уңаеннан Яңа 2026 ел алдыннан Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Вилүзә Рамил кызы Җамалиеваны, Айгөл Мират кызы Әхмәтшинаны һәм Алина Александровна Левинаны котлады. Ул шулай ук Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә хатын-кызга бала туганда бер мәртәбә түләү һәм аның тууын дәүләт теркәвенә алу турындагы район карарында каралган сертификатлар тапшырды. Котлауларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, хатын-кызлар советы рәисе Индира Рәис кызы Сәхипова, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Әмирҗан кызы Вәлишина да кушылды. Яңа туган сабыйларга нык сәламәтлек, бәхетле балачак телибез. Ата-аналарга сабырлык, зирәклек һәм чиксез мәхәббәт телибез, аларның балалары илебезнең лаеклы гражданнары булып үссеннәр.