Саклаубаш авыл җирлегендә Яңа ел чаралары узды.
30 декабрь көнне Югары Чыршылы авылы мәдәният йортында «Эх, күнелле үтә бездә Яна ел бәйрәмнәре!» дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме узды. Авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов Илсур Наил улы барлык авылдашларны Яңа ел бәйрәме белән котлады. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм жирле артистлар берсеннән-берсе матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Тамаша җыр-бию, кызыклы уеннар белән үрелеп барды, лотерея уены уйнатылды.
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Олыбызга да, кечебезгә дә бердәй кадерле булган, эчкерсез көтеп алынган Яңа ел бәйрәмен шатлык белән каршы алырга насыйп булсын.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин республиканның «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясендә катнашкан балаларның хыялларын тормышка ашырды. Фәрит Мөнәвирович балаларга күптән көтелгән бүләкләр, татлы сюрпризлар тапшырды һәм Яңа 2025 ел белән котлады.
СВО да хезмәт итуче егетләребезнен балаларына Яна ел буләкләре өләшенде.
Суд приставлары федераль хезмәтенең баш идарәсе бурычлыларга 2024 елның 1 декабреннән Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итүгә контракт төзелгән очракта кредит түләүләре буенча бурычларны (10 млн сумга кадәр) түләтү турында башкарма эшләрне туктату турында хәбәр итә.
Яңа 2025 ел якынлаша - бәйрәм чараларын үткәрү чоры, анда гадәттәгечә күпсанлы кеше катнаша.
Тантаналарда катнашканда, сезгә куркыныч хәлләрдән качарга һәм аларны киметергә ярдәм итәчәк кайбер кагыйдәләрне истә тотарга һәм үтәргә кирәк. :
• Үз тирәгездәге вәзгыятьне һәрвакыт контрольдә тотыгыз.
Уяу булыгыз.
• Шикле кешеләргә игътибар итегез, алар үзләрен йә артык сак тоталар, йә киресенчә - үзләренә артык игътибар җәлеп итәләр.
Хуҗасыз әйберләр ничек кенә матур күренмәсен, аларны беркайчан да сайлап алмагыз.
Шикле әйбернең эченә кереп Карамагыз, кагылмагыз, ачмагыз, аяк белән тибмәгез - анда шартлаткыч җайланма булырга мөмкин.
• Табылдыкны табу урынын һәм вакытын теркәгез. Үтеп баручылар мөмкин кадәр ераграк китсен өчен тырышыгыз, очраклы кешеләргә куркыныч предметка кагылырга һәм аны зарарсызландырырга ирек бирмәгез. Шикле предметны күргәч, аңа якын килмәгез, якындагы полиция, сак һәм гади гражданнарның игътибарын җәлеп итегез.
Барлык шикле предметлар, кешеләр һәм вакыйгалар турында кичекмәстән Россия Эчке эшләр министрлыгының дежур бүлегенә хәбәр итегез.
Ашыгыч чакырулар хезмәте телефоны-112: 112
ТР буенча ЭЭМ дежур хезмәте телефоны: 8(843)291-30-21
Россия Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсенең дежур хезмәте телефоны: 8(843)231-45-55
Зәй шәһәрендәге бүлекчәнең дежур хезмәте телефоны
Россия Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе 8(85558)7-15-35
Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге 8-(85559) 2-47-30
8-(85559) 2-49-02
Бүген мәктәптә 5-9 сыйныф укучылары өчен яңа ел чарасы — "Хәзинә эзләп" квесты узды. Катнашучылар станцияләр буйлап маршрут буенча мавыктыргыч маҗарага киттеләр, анда аларны кызыклы биремнәр һәм сынаулар көтте. Балалар Кышкы бәйрәмнәр белән бәйле төрле бурычларны үтәделәр, табышмакларны чиштеләр һәм уеннарда катнаштылар. Һәр станция яңа хис-кичерешләр һәм дусларча көндәшлек алып килде, ә квест ахырында катнашучылар традицион хәзинә алды — тәм-томнар җыелмасы, ул аларның маҗараларының күңелле тәмамлануы булды. Бу чара сыйныф коллективларын берләштереп кенә калмады, ә бөтен мәктәпне тутырган җылы бәйрәм рухы тудырды.
27 декабрь - " Сарман ис.И.г. Шакирова" конкурсында катнашучылар өчен "фетрдан ясалган чыршы уенчыгы"дип исемләнгән мастер - класс үткәрелде.
Рейтинг нәтиҗәләрен федераль Икътисад министрлыгында ясадылар. Бәяләүгә караганда, Татарстан Республикасы 2024 елда барлык контроль-күзәтчелек чараларының 20% обеспеч «Инспектор» мобиль кушымтасы аша уздыруны тәэмин итте, бу исә республиканы дистанцион тикшерүләр, консультацияләр һәм башка чаралар саны буенча илнең барлык төбәкләре арасында 1 урынга чыгарды.