Хөрмәтле райондашлар!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Олыбызга да, кечебезгә дә бердәй кадерле булган, эчкерсез көтеп алынган Яңа ел бәйрәмен шатлык белән каршы алырга насыйп булсын.
Барыгызга да исәнлек-саулык телим. Дөньялар тынычланып, бүгенге көндә илебез иминлеген сакларга киткән якташларыбыз исән-сау туган якларга әйләнеп кайтсын, Яңа ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар китерсен иде.
Бәхетле Яңа еллар сезгә!