ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

12 декабрьдә без Россия Федерациясе Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. "Бу дәүләтнең төп законы, югары юридик статуска ия һәм гражданнарның төп яшәү шартларын тәэмин итүче турыдан-туры гамәл акты. Анда дәүләт һәм хокукның көче һәм потенциалы, аларның кыйммәт нигезләре чагылдырылган", - дип билгеләп үтте Россия Президенты Владимир Владимирович Путин.

Илдәге тынычлык һәм тәртип безнең һәрберебезгә бәйле. Безнең бурыч, милләтенә һәм диненә, яшәү урынына һәм биләгән вазифасына, җенесенә, яшенә һәм башка аермаларына карамастан, Төп Законны хөрмәт итү һәм үтәү, гомумкешелек кыйммәтләренә иярү. Бу - Ватаныбызның чәчәк атуына ирешүнең, анда яшәүчеләрнең иминлеген арттыруның төп шарты.

Без аерым җаваплылык хисе белән Татарстан Республикасы аерылгысыз өлеше булган бөек ил язмышына катнашыбызны аңларга тиешбез.

Район халкын чын күңелдән Россия Конституциясе көне белән котлыйм. Сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, тынычлык, игелекле эшләрдә уңышлар телим.


11
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген, 11 нче декабрь көнне, Сарманда "Коррупциясез дөнья" рәсем конкурсында актив катнашкан укучыларны бүләкләү тантанасы узды. 

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин «Мишәр» кушаматлы СВО катнашучысы якташыбыз һәм аның гаиләсе белән очрашты.

Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы булды. Утырышны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.

Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән Сарман районы прокуроры вазыйфасына Панишев Алексей Николаевич билгеләнде.

Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районы Советының XXV утырышы узды. Утырышны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.

«Үсеш ноктасы» табигый – фәнни һәм технологик юнәлешле ресурс үзәгендә, 2022 елда «заманча мәктәп» федераль проекты, «Мәгариф» милли проекты кысаларында оештырылган «Олы Нөркәй урта мәктәбе» МБМУ башлангыч звено укучылары белән мавыктыргыч химия дәресе оештырылды.

Геройлар көне

Ватан Геройлары көне

1 нче Җәлил мәктәбендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган декадада укучылар өчен арт - терапия дәресе үткәрелде. Балалар зур кызыксыну белән төрле техникаларда рәсем ясадылар: суда эмбра, җепләр белән рәсем. Арт-терапия һәр балага үз сәләтләрен ачарга һәм талантлар күрсәтергә мөмкинлек бирә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International