ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2024 ел
җомга

Юбилярны хөрмәт итеп, Сарман районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды. Истәлекле бәйрәме белән Азалак авыл җирлеге башлыгы И.Г.Габдулгазизов тәбрикләде. Юбилярга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Без дә ихластан котлауларга кушылабыз! Киләчәктә Зуфар Габдулхак улына һәр көн ныклы сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы китерсен, ә гомере якыннарының җылысы, шатлык һәм иминлек белән тулып торсын!

 

Бүген 15 ноябрьдә Ләке авылында һәм Ләке авыл җирлегенә  караган Дружба, Фермы Сәүкле  авылларында 2025 елда гражданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча җыеннар булып узды.

15 нче ноябрь көнне «Сарман» кинотеатрында Гаилә елы кысаларында, Бөек җиңүнең 80 еллыгына әзерләнгән «Наша победа» дип исемләнгән акциягә катнашу максатыннан һәм якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан Сарман муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты, Үзәкләштерелгән бухгалтерия коллективларына яңа төшерелгән «Рай под ногами матерей» исемле Кыргызстан фильмы күрсәтелде.

Яхшы Каран авылында Александров авыл җирлегендә гражданнар җыены узды

Александровка авылыннан Хәлиуллиннар гаиләсе "Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы" шәҗәрә фестивалендә катнашты һәм беренче урынны алды.

Саклаубаш авыл җирлеге авылларында гражданнар җыеннары узды

Украинаны денацификацияләү һәм демилитаризацияләү буенча махсус хәрби операция барышында һәлак булган Ибраев И.Р. истәлеген мәңгеләштерү максатыннан Янурыс авыл җирлегенең Каташ-Каран авылында мемориаль такта куелды.

Янурыс авыл җирлегенең Каташ-Каран авылыннан Мортазиннар гаиләсе "Без-тарихта эзлибез-Гасырлар кайтавазы"республика фестиваленең муниципаль турында катнашты.Катнашучы сертификаты белән бүләкләнделәр.

Янурыс авылында урам яктырткычларын гражданнарның үзара салымы исәбеннән ремонтлау

«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге (Татарстан)» ФБУЗның Әлмәт филиалы 2024 елның 11 ноябреннән 17 ноябренә кадәр үткәрелә торган Европа сыйфат атналыгы һәм 2024 елның 14 ноябрендә Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында җитештерелә һәм сатыла торган товарларның, башкарыла торган эшләрнең, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефон линиясе уздырылуы турында хәбәр итә.            

Консультацияне сез "Кайнар линия" телефоннары буенча ала аласыз»: 8 (85558) 7-22-75, (85559)2-44-64 көн саен 08.00 дән 12.00 гә кадәр; 13.00 дән 17.00 гә кадәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International