Хөрмәтле суд приставлары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Суд приставлары көне белән ихластан котлыйм.
"Җәлил гимназиясе" коллективы хәрби хезмәткәрләргә махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәрү өчен бергәләп йомырка токмачы кискәннәр. Алар өй ашы сугышчыларыбызга көч һәм оптимизм өстәсен өчен үзләренең хезмәтләренә бөтен күңел җылысын һәм игелекле хисләрен салдылар. Токмач ясау өчен бары тик табигый продуктлар гына кулланылган. Ватаннан еракта безнең сугышчылар өчен посылка күңелле сюрприз булачак.
30 нчы,31 нче октябрь көнне Бөгелмә шәһәрендә "Җәлил гимназиясе" укучылары "Бизнес проектлау" уенының практик турында катнаштылар. 2 көн дәвамында эшмәкәр - практик, коуч һәм остаз Сергей Акатьев үзенең белемнәре һәм эшмәкәрлек серләре белән уртаклашты. Балалар үз проектлары нигезендә бизнес планын дөрес төзергә өйрәнделәр һәм 1 нче ноябрьдә аны яклаячаклар. Уңышлар телибез!
Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рафаэль улы Фазылов, Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин белән берлектә, «Бердәм РОССИЯ»партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Район җирлекләре башлыклары - партия активы белән очрашты.
Депутатка 3 мөрәҗәгать килгән. Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының җаваплы кешеләре дә чакырылган иде.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды. Депутат тиешле инстанцияләргә депутат запрослары җибәрәчәк һәм мөмкин булган барлык ярдәм күрсәтеләчәк.
Бүген Сарман районына эш визиты белән җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рафаэль улы Фазылов килде. Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин белән визит вакытында районның социаль-икътисади хәле һәм алдагы уртак эш чорына бурычлар турында фикер алыштылар, үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Ринат Рафаэль улы СВО хәрбиләренә гуманитар ярдәм җыю үзәгендә булды.
Сарман авыл җирлеге ветераннар советы активы свода якташларыбызга ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Бүген алар сугышчылар өчен маскировка челтәрләре үрәләр.
Кичә Сарман сәнгать мәктәбе коллективы.И.г. Шакирова СВО зонасындагы хәрбиләргә ярдәм итеп, киптерелгән үләннәрдән пакетларда чәй әзерли. Хәрбиләрнең хәрби рухын саклап калу бик мөһим. Шуңа Күрә Сарман сәнгать мәктәбе коллективы гуманитар ярдәм күрсәтүгә үз өлешен кертә.
Бүген "Сарман" кинотеатры бинасында Хәләл ярминкә уза. Ярминкәдә кулдан эшләнгән әйберләр, ювелир әйберләр, уенчыклар, кондитер әйберләре, чистарткычлар, матур яулыклар, мөселман күлмәкләре һәм башка әйберләр сатып алырга мөмкин.
4 һәм 6 ноябрь Россия Почтасының Татарстандагы барлык бүлекчәләре өчен ял көннәре булачак. 2 һәм 5 ноябрьдә почта бүлекчәләре эшне бер сәгатькә иртәрәк тәмамлаячак, ә 3 һәм 7 ноябрьдә клиентларга гадәти режимда хезмәт күрсәтәчәк.
Хәзерге вакытта Кибермошенниклык һәм социаль инженерия Татарстан Республикасында бик кискен, социаль әһәмиятле проблема булып тора. Финанс мошенниклыгына каршы тору мәсьәләләре Татарстан Республикасы Рәисе Р.н. Миңнеханов контролендә.