Район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Россия Федерациясе суд приставы көне белән котлавы

2024 елның 1 ноябре, җомга

Хөрмәтле суд приставлары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Суд приставлары көне белән ихластан котлыйм.

Суд приставлары хезмәте –бик мөһим һәм катлаулы.Ул түземлек, кешелеклелек таләп итә. Гражданнарның законга ышануы һәм дәүләтнең абруе суд приставларының уңышлы һәм намуслы хезмәтенә бәйле.

Сез үзегезнең белемегезне, тәҗрибәгезне законга хезмәт итүгә, конституция хокукларын һәм гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен яклауга багышлагансыз.

Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм һәм җаваплы эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International