ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Сарман гимназиясенең 7 А сыйныфы укучылары өчен "Они сражались за Родину" темасына әңгәмә үткәрелде.


13
октябрь, 2024 ел
якшәмбе

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннарыбыз! Сезне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм.


12
октябрь, 2024 ел
шимбә

«Безнең йорт - Татарстан» республика этномәдәни фестивале 2012 елдан халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм рухи яктан баету максатын күздә тотып уздырыла. Ул республика Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов башлангычы белән оештырыла. Анда Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре мәдәниятенең чагылыш табуына өстенлек бирелә.

8 октябрь конне әлеге фестиваль Мөслим районының Зифа Басирова исемендәге мәдәният йортында үтте. Илhам Шакиров исемендәге Сарман сәнгать мәктәбе укучылары да сайлап алу турында  уңышлы гына чыгыш ясадылар.

Гомерен яшь буынга белем hәм тәрбия бирүгә багышлаган районыбызның легендар шәхесе Газдалов Мәхмүт Газдал улын олуг юбилее белән район Башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, хөрмәт hәм ихтирам сүзләре җиткереп, район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге, күчтәнәчләр тапшырды.

Бүген Сарман муниципаль районы Яр Чаллы шәһәренең яңартылган ярминкә мәйданчыгында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең товарларын тәкъдим итә. Теләүчеләрне коймак, кайнар чәй белән сыйлыйлар.


11
октябрь, 2024 ел
җомга

Бүген безнең мәктәптә "Татнефть" хәйрия фонды гранты кысаларында яңартылган химия кабинетны ачу тантанасы булды. Бүлеп бирелгән акчаларга химия кабинетына ремонт ясалды. Кабинет заманча җиһазлар, лаборатория приборлары, химик реактивлар җыелмалары белән җиһазландырылган. Бу мөһим вакыйганы безнең белән мөхтәрәм кунаклар уртаклашты: Исмәгыйлова Гөлназ Тәлгать кызы - мәгариф бүлеге начальнигы, Һадиев Илдар Өмит улы - мәгариф бүлеге баш белгече, Кәримов Рәфыйк Азһәм улы - шәһәр тибындагы Җәлил поселогы башлыгы, Нургалиева Зилә Харис кызы-Сарман районы буенча социаль программаларны озата бару үзәгенең әйдәп баручы белгече, Абрарова Диләрә Фоат кызы - Җәлил бистәсе Советының оештыру эшләре бүлеге әйдәүче белгече. Кабинетны ачуда катнашкан 8 нче Б сыйныфы укучылары кунакларга кабинет җиһазлары белән танышу гына түгел, ә мәктәп программасын искә төшереп, химик савыт-сабаларны атау мөмкинлеге дә бирделәр.

«Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы, «җылылык белән тәэмин итү турында» 2010 елның 27 июлендәге 190-ФЗ номерлы, «су белән тәэмин итү һәм су түгү турында» 2011 елның 7 декабрендәге 416-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты турындагы Нигезләмә нигезендә (алга таба - - Дәүләт комитеты), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 15.06.2010 № 468 карары белән расланган, Дәүләт комитеты җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә анализ ясый һәм билгеләнгән тарифларның 2024 елның 9 аендагы эш нәтиҗәләре буенча күрсәтелгән оешмаларның финанс-икътисадый торышына йогынтысын анализлый.

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эшләрнең барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.

11 нче октябрь көнне Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «Суворовец 1944» фильмы күрсәтелде. Чара укучыларны хәрби-патриотик тәрбияләү, аларда үз илебез өчен горурлык хисе һәм аның тарихына хөрмәт хисе тәрбияләү максатында оештырылды. Сеанс алдыннан тәмәке тарту профилактикасы буенча видеороликлар күрсәтелде.

11 октябрь көнне «Сарман» кинотетарында Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «Суворовец 1944» фильмы күрсәтелде. Чара укучыларны хәрби-патриотик тәрбияләү, аларда үз илебез өчен горурлык хисе һәм аның тарихына хөрмәт хисе тәрбияләү максатында оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International