Бүген Даулы болын мәйданында "АГРОСИЛА" холдингы коллективларының традицион җәйге корпоратив бәйрәме - Сабантуй узды.
Кадерле яшьләр, хөрмәтле сарманлылар!
Яшьләр көне уңаеннан котлыйм!
Республикабызда, районыбызда яшьләрнең тормышын, ялын нәтиҗәле, файдалы итеп оештыру өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Киләчәк сезнең кулда. Шуңа күрә сыйфатлы белем алырга, тырышып эшләргә омтылыгыз.
Бәйрәм белән тагын бер кат чын күңелдән тәбрик итәм, укуыгызда һәм эшегездә зур уңышлар телим. Алга куйган максатларга һәрвакыт ирешергә, бердәм булып һәм матур итеп яшәргә язсын.
Күңелләрегездә изгелек, мәхәббәт, дәрт сүрелмәсен. Сәламәт, бәхетле булыгыз.
Бүген район Үзәк ял паркында Яшьләр көне уңаеннан зур чара үтә. Аның кысаларында мини-футбол, стритбол һәм утын яру буенча ярышлар, гаиләләр арасында эстафета, «Алдынгылар Хәрәкәтенең» җирле бүлекчәсе тарафыннан флешмоб оештырылды, остаханәләр эшләде.
Яшьләрне бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Гыйльфанов тәбрикләделәр, алдынгыларга, чара кысаларында оештырылган уеннарда катнашучыларга һәм призерларга Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Республикада яшьләр сәясәтенә өлеш керткән өчен Руслан Гыйльфановка Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының Рәхмәте белдерелде. Җирле һәм чакырылган артистлар тамашачыларның күңелләрен күрделәр.
Бүген Сарман мәдәният йортында чыгарылыш кичәсе булды. Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән чыгарылыш укучыларын Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова котлады.
Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше гомерендә булган матур вакыт. Бу – зур өметләр, ачышлар һәм планнар чоры.
Мәктәптә сез 11 ел буена белем алдыгыз. Алдагы тормышыгызда нинди генә югары үрләр яуласагыз да, нинди һөнәр иясе булсагыз да, сезне укый-язарга, яхшыны яманнан аерып танырга, тормыш мәгънәсен аңларга өйрәткән укытучыларыгызны онытмагыз.
Шуңа күрә замана таләпләренә туры килгән сыйфатлы белем алырга тырышыгыз, бәхетле булыгыз, сәламәт булыгыз. Ә алга таба тырыш хезмәтегез, уңышларыгыз белән үзебезнең Сарман районын еракларга танытырсыз дип ышанып калам. Сезгә мәктәптә сыналган ныклы дуслык юлдаш булсын, укытучыларыгызның, әти-әниләрегезнең акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз чынга ашсын. Сезгә чын күңелдән зур уңышлар телим.
Хәерле юллар сезгә!
Авылдашыбыз Фахразиева Голфия Республика бәйгесендэ дәрәжәле икенче урынны яулады.
Карашай-Саклау авылы Гаязетдин мәчетендә Корбан Ашы булып узды.
27 нче июнь көнне «Сарман» кинотеатрында «Кояшкай» һәм «Ләйсән» балалар бакчасына йөрүче балалар өчен «Лонки-великий обманщик» исемле яңа мультфильм күрсәтелде.
Карашай-Саклау авыл жирлегендэ юл кырыен чабу омэсе оештырылды.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге пенсионерлардан «Рәхмәт интернетка! -2024» 10нчы Бөтенроссия конкурсына эшләр кабул ителү хакында хәбәр итә. Конкурс «Ростелеком» компаниясе һәм Россия Социаль фонды тарафыннан өлкән буын гражданнарның компьютер һәм интернет-грамоталыгын үстерү буенча милли мәнфәгатьләрне гамәлгә ашыруның координация үзәге ярдәмендә оештырыла. Конкурста катнашучыларның төп бурычы - компьютер күнекмәләренә өйрәнү һәм конкурс эшендә ирешкән уңышлары турында сөйләү.