«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында, Сарман районы үзенең үзенчәлекле мәдәни мирасы турында В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында сөйлиячәк.
Янурыс авыл җирлеге учреждениеләре территориясендә чабу эшләре бара
28 июньдә Җәлил шэhэр тибындагы поселок мәйданда Россия яшьләре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмне "Җәлил шэhэр тибындагы поселок " муниципаль берәмлеге башлыгы Р.Ә.Кәримов ачып җибәрде. Ул кунакларны бәйрәм белән котлады, Җәлилчеләргә поселокта үткәрелә торган барлык чараларда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде, барлык теләкләрен тормышка ашыруларын теләде.
⠀Музыкаль-күңел ачу программасында Җәлил шәһәр тибындагы поселокта иҗат яшьләре «J-Crew» бию коллективы һәм «Карамель» хореография коллективлары чыгыш ясады.
Яшьләр дискотекасы бәйрәмнең якты тәмамлануы булды.
1 июльдә Россиядә хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә, ул рәсми рәвештә билгеләнмәгән, әмма елдан – ел таныла бара. 2009 елдан бу бәйрәм шулай ук «Сугыш хәрәкәтләре ветераннарын искә алу һәм кайгы көне»исемен йөртә. Бу Россия өчен сугышкан һәркемне искә алу көне, Бу истәлекле дата хөрмәтенә активистлар Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Кабанов Вячеслав Геннадьевич белән очраштылар, ул активистлар белән үзенең искиткеч тарихлары белән уртаклашты. Очрашуда ачык диалог уздырыла, аның барышында активистлар хезмәт, сугыш хәрәкәтләре тәҗрибәсе, сугыш мотивациясе һәм нәтиҗәләре турында сораулар бирәләр. Кунак үзенең Әфганстандагы хезмәте белән бәйле кичерешләре, авырлыклары һәм шатлыклары турында сөйләде. Активистлар үз чиратында ветеранга сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр
Кичә - 30 нчы июнь көнне, Ләке, Дружба авылларында Питрау бәйрәмендә оештырасы уеннарга, ярышларга бүләкләр җыйдык.
Ләке авылында туып, шушында гомер кичерүче юбилярыбыз, хезмәт ветераны - Анисимова Зинаида Петровнага 90 яшь.
Гуманитар ярдәм Мортыштамак авылыннан.
Колмәт авылында зиратта омә узды.
Чыгарылыш кичәсе-һәркемнең тормышында онытылмаслык вакыйга! 29 нчы июньдә чыгарылыш балы узды. Чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның якыннары бу сәгатьне дулкынланып көткәннәр, чөнки мәктәп белән хушлашу мизгеле – олы тормышка зур юлның башы. Күптән түгел генә соңгы шалтырату яңгыраган кебек тоела, артта дулкынландыргыч имтиханнар, БДИ, чыгарылыш кичәсенә әзерлек. Һәм менә ул 11 еллык марафонның чик сызыгы: сыйныфташлары, яраткан укытучылары арасында соңгы кичә — чыгарылыш кичәсе! Барысы да чыгарылыш сыйныф укучыларына югары уку йортларына кергәндә уңышлар, ниятләнгәннәрнең барысын да үтәүләрен теләделәр.
Бүген Даулы болын мәйданында "АГРОСИЛА" холдингы коллективларының традицион җәйге корпоратив бәйрәме - Сабантуй узды.