ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнарын полициягә хезмәт итәргә чакыра.


24
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

24 нче июнь көне «Радуга» мәктәп яны сәламәтләндерү лагере тәрбияләнүчеләре өчен Җәлил бистәсенең балалар китапханәсенә экскурсия оештырылды. Экскурсия балалар китабы атнасына багышланган иде. Китапханә хезмәткәрләре балаларны җылы каршы алдылар һәм китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясарга тәкъдим иттеләр. Балалар зур кызыксыну һәм мавыктыргыч карашлар белән китапханәче хикәясен тыңладылар. Матур тышлы, искиткеч бизәлгән киштәләрдә күп кенә китапларны балалар зур соклану белән карадылар. Шулай ук әкият геройлары турында кызыклы дәрес үткәрелде. Нәтиҗәдә, барлык балалар да яхшы, чиста укучы булырга һәм балалар китапханәсенә еш килергә вәгъдә иттеләр

Сарман гимназиясен тәмамлаучыларга "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының күптән көтелгән отличие билгеләре тапшырылды.

РФ Финанслар министрлыгы тәкъдим иткән салым системасына төзәтмәләр пакетының нечкәлекләре: НДФЛның югары ставкасы махсус операциядә катнашучыларның керемнәренә карата кулланылмаячак; ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр, анда җан башына керем 1,5 яшәү минимумыннан түбәнрәк, салым ташламасына хокук алачак, нәтиҗәдә НДФЛ 6 процент тәшкил итәчәк; югалтылган салымнарның бер өлешен кире кайтарырга ГТО нормативларын тапшырган гражданнар һәм ел саен диспансерлаштыру үтә; бизнес 450 млн сумга кадәр керемнәр белән гадиләштерелгән салым системасын куллана алачак.

Бүген район БашлыгыФәритХөснуллингражданнарныкабулитте.Алдан кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар.Кабулитү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу телефон аша: 2-42-75.

Бүген Сарман муниципаль районы Советында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белән берлектә Наркотикларга каршы комиссия утырышы узды. Утырышны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.

Карашай-Саклау авыл жирлегендэ СВО зонасындагы солдатлар өчен маскировка челтәрләре үрмәли

Бүген район Советының утырышлар залында атналык киңәшмә узды. Киңәшмәне Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.


22
июнь, 2024 ел
шимбә

Бүген, 22 июньдә, илебездә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Моннан нәкъ 83 ел элек Бөек Ватан сугышы башланган...

Шул уңайдан бүген Сарманда «Бер минут тынлык» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Район Үзәк ял паркында үткән чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район җитәкчелеге, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, волонтерлар катнаштылар. Яу кырында ятып калганнар истәлегенә багышланган бер минут тынлыктан соң мемориалга чәчәкләр салынды, тәкыялар куелды.

90600 нче гаскәр часте мотоукчылар батальоны мотоукчылар ротасының мотоукчылар взводы гранатометчысы ярдәмчесе, гвардия рядовое Исмәгыйлев Илнур Фәнил улы 2024 елның 28 апрелендә Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында махсус бурычын үтәгәндә һәлак була.                                                    Геройның якыннарын югалту ачысын уртаклаштылар: Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Ф.А.. Аның сүзләренә Сарман һәм Мөслим районнары буенча мобилизация бүлеге начальнигы Миннугулов К.Н., Азалак авыл җирлеге башлыгы И.Г.Габдулгазизов һәм авылдашлар кушылды. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International