Сарман гимназиясенең мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән "За Родину" Бөтенрәсәй аксиясендә катнаштык.
Сарман авылында халык көче белән беренче таш мәктәп салына. Ул чорлар өчен әлеге бина бик яхшы була: ике катлы, аерым сыйныф бүлмәләре. 1937 елда яңа таш мәктәп бинасы укучыларны кабул итә. Мәктәпне күтәрүдә Каримов Н.З. күп тырышлык куя. 1941-1945 елларда мәктәп бинасы сугыш мәнфәгатьләренә хезмәт итә.
Бөек Ватан сугышы башланып Ленинград шәһәре камалышта калганнан соң, Сарман якларына да эвакуацияләнеп халык килә башлый.
1941 елның 5 июлендә Халык комиссарлары Советы тарафыннан Сугыш вакытында халыкны эвакуацияләү тәртибе турында карар кабул ителә. Әлеге карарга нигезләнеп илнең көнбатыш һәм үзәк өлешеннән дошман оккупациясеннән качып халык массакүләм рәвештә көнчыгышка күченә башлый.
“Александр Серов”, ”Память Вахитова” һәм “Нижневолгострой” параходлары бортларына Ленинград шәһәренең Фрунзе районының урта мәктәп һәм башка балалар учреждениеләреннән төялгән балалар белән эвакосовет кушуы буенча Ярославль өлкәсеннән Молотов өлкәсенә озатылган булган.
Кыш иртә килеп, навигация тукталу аркасында пароходлар күрсәтелгән урыннарына барып җитә алмыйлар һәм Яр Чаллы (Татарстан АССР) затонына тукталалар.
Алар барысы да Татарстан районнарында түбәндәге тәртиптә урнаштырылалар:
1.Алабуга- 761 кеше
2. Ворошилов -223 кеше
3. Бондюг -493 кеше
4. Минзәлә – 400 кеше
5. Сарманда – 266 кеше
6. Зәй – 217 кеше
7.Яңа Чишмә – 275 кеше
8. Мөслим – 253 кеше
9.Мамадыш – 371 кеше
10. Тәкәнеш – 200 кеше
Эвакуацияләнеп килгән балаларны районнарга атларга төяп алып кайталар, Бондюг һәм Алабуга шәһәрләренә генә машина белән озаталар. Каршы алырга килгәндә, аларга җылы киемнәр, ипи – ризыклар алып киләләр.
Балаларны күчергәндә иң күп ярдәмне Сарман районы күрсәтә. Җылы кием-салым, аяк киемнәре, ак ипи белән тәэмин итәләр.
1941 елның 2 декабрендә ТАССРның Халык комиссарлары Советы рәисе урынбасары Тинчурин Закир Вәли улы исеменә килгән хаттан өземтә:
“Все районные организации без исключения вместе со средствами транспорта привозили к месту погрузки детей теплую одежду, обувь и хлеб.
Наибольшую заботу в вопросе транспортировки детей проявил Сармановский райисполком, который без исключения всех детей во время пути обеспечил с избытком теплыми вещами, обувью и белым хлебом”.
Килгән кеше күп булу сәбәпле күпмедер кешене Сарман авылында калдырып, калганнарын авылларга тарарталар. Зур кешеләрне өйдәш итеп, ә балаларны таш мәктәпкә, күпмесендер агач мәктәпкә урнаштыралар. Исемлектә барлыгы 104 бала, шуларның 34 мәктәп яшендә, 70 бала мәктәпкәчә яшьтә, иң кечкенәсенә 3 яшь, иң зурысына 10 яшь була. Тагын шуңа 33 балаларны караучы врачлар, укытучылар, тәрбиячеләр, идән, кер юучылар өстәлә. Барлыгы 137 кеше.
Бүгенге көндә дә Сарманда әлеге вакыйгаларны хәтерләүче кешеләр бар әле: кемдер әти-әнисеннән ишетә, кемдер кечкенә булса да исендә калдыра.
Архив документлары арасында Сарманга эвакуацияләнеп килгән өлкәннәр исемлеге дә бар. Бу исемлеккә Лениградтан тыш Мәскәү, Ярославль, Карелия, Одесса, Украина җирләреннән килгән кешеләр язылган. Җәмгысе 59 кеше.
Җылы һәм кояшлы көнне безнең лагерьда сабын пузырьләре белән дискотека узды. Балалар бииләр, күңел ачалар, сабын пузырьләрен берьюлы җибәрәләр: алар пузырьләрне, аларның сихри үзгәрүләрен шатланып күзәтәләр, көләләр, шатлыгыннан сикерәләр, кул чабалар. Балалар бик канәгать һәм бәхетле иде. Көннең икенче яртысында «Күңелле стартлар» узды. Ярышларның барлык этаплары да көрәштә узды. Бәйрәм мавыктыргыч һәм күңелле килеп чыкты, бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калдырды. Спорт мәйданчыгында көлү, шау-шу һәм күңел ачу хөкем сөрде.
20 нче июнь көнне Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында оештырылган хезмәт лагерена йөрүче балалар өчен яңа мультфильмнар җыентыгы күрсәтелде.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Сарман авылында төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эш барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.
2024 елның 14 июнендә майданда пгт. Җәлил мөмкинлекләре чикле балалар өчен традицион Сабантуй узды.
«Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» Республика программасы буенча Усай авылы Совет урамында урам яктырткычлары алыштырылды.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эш барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.
19 нчы июнь көнне Сарман гимназиясе каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар өчен яңа мультфильмнар җыентыгы күрсәтелде.
Бүген безнең Радуга лагеренда «Без талантлар эзлибез» актерлык осталыгы буенча чара узды. Иң кечкенә артистларның чыгышлары бик дулкынландыргыч булып күренде. Тамашачыларны сөендерер өчен сәхнәдә тырышып чыгыш ясаучы кечкенә балалардан да күңеллерәк нәрсә булырга мөмкин? Киләсе турларда катнашучыларга бик күп импровизацияләргә туры килә. Билгеле бер хәл тәкъдим ителде, һәм егетләргә аны үстерергә кирәк иде. «Фирма походочкасы» конкурсы һәм укучылар конкурсы бик кызыклы үтте. Ахырда Кашапова С.Р. театр осталыгы буенча «Без барыбыз да актерлар»мастер - классын үткәрә.