ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Алдан кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу телефон аша: 2-42-75.

Бүген Сарманда Мөхидденов Наил Уалитович белән хушлаштылар. Мөхидденов Наил Уалитович 1983 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы Сарман районы Александровка авылында туган. Сарман муниципаль районының Сарман гимназиясендә укый. Гимназияне тәмамлаганнан соң ГАПОУ Сарман аграр көллиятенә укырга керә, эретеп ябыштыручы һөнәрен ала. 2003-2005 елларда Чечен Республикасында хезмәт итә (сержант). 2018-2021 елларда «Сатурн»ҖЧҖдә эшче булып эшли. Махсус хәрби операция зонасына 2022 елның 23 октябрендә мобилизация буенча китә. Көнчыгыш хәрби округының 29 нчы гомуми гаскәр армиясенең 430 нчы мотоукчылар полкының 3 нче мотоукчылар батальонының 1 нче мотоукчылар взводының расчет номеры, 41869 нчы гаскәр өлеше, сержант Мөхидденов Наил Уалитович 2024 елның 25 апрелендә һәлак була. Якыннарын югалту ачысын Сарман районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисенең кайгысын уртаклашты. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

Бүген Җәлилдә Миннекаев Радик Фәйзи улы белән хушлаштылар. Миннекаев Радик Фәйзи улы 1992 елның 16 июнендә Татарстан Республикасы Сарман районы Җәлил авылында туган. 2 нче Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбендә укый, мәктәпне тәмамлагач, Сарман аграр көллиятенә укырга керә. 2017 елда армиягә хезмәт итәргә китә, анда контракт төзи, 2020 елда кайта. Армиядән соң Казан шәһәрендә «Ностромо» ҖЧҖдә эшли. Махсус хәрби операция зонасына 2022 елның октябрендә мобилизация буенча китә. Көнчыгыш хәрби округының 29 нчы гомуми гаскәр армиясенең 430 нчы мотоукчылар полкының 3 нче мотоукчылар батальонының 1 нче мотоукчылар взводының 2 нче мотоукчылар бүлеге укчысы, 41869 нчы гаскәр өлеше, Минрейтор Миннекаев Радик Фәйзи улы 2024 елның 23 апрелендә һәлак була. Якыннарын югалту ачысын Сарман районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисенең кайгысын уртаклашты. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

18 нче июнь көнне Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында оештырылган хезмәт лагерена йөрүче балалар өчен яңа мультфильмнар җыентыгы күрсәтелде.

Ике чакырылыш район Советы депутаты,  озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйган Солтанов Илфат Фаот улы арабыздан мәңгелеккә китте.

Илфат Фаот улының гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Илфат Фаотович, авыр туфрагыгыз җиңел булсын. Сезнең якты истәлегегез безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Карашай-Саклау авыл жирлегендэ 2 мэчеттэ гает намазы укылды.


17
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

17 нче июньдә "Җәлил гимназиясе"нең 8 нче сыйныф укучылары өчен хезмәт һәм ял лагере эшли башлады. Хезмәт һәм ял лагерында төп бурыч - балаларның буш вакытын оештыру. Безнең балалар күңел ачу чараларында катнашып кына калмыйлар, мәктәп яны территориясен тәртиптә тотуда да актив катнашалар. Хезмәт дисциплинасы кагыйдәләрен үтәп, түтәлләрдәге һәм чәчәк клумбаларындагы чүпләрне утыйлар, аларга сулар сибәләр.

17 нче июньдә «Җәлил гимназиясе»ндә мәктәп яны лагере эшли башлады. Иртә белән мәктәп сыйныфлары балаларның көлүләре һәм күңелле тавышлары белән тулды. Традицион линейка, зарядка, иртәнге аш - шулай итеп  лагерь көне башланды.Тәрбиячеләр балаларны отрядларга бүлделәр, мәктәп яны җәйге лагеренда куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрделәр.Иртәнге аштан соң балалар отрядларына исем, девиз уйлап табалар һәм отряд командирын сайлыйлар, стадионда хәрәкәтчән уеннарда катнашалар. Аннары көндезге линейкада лагерьның беренче көненә йомгак ясалды.

17 нче июнь көнне Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар өчен яңа мультфильмнар җыентыгы күрсәтелде.

2024 елның 10-12 июлендә «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш Агентлыгы ярдәме белән «Төзелеш» 2024 төзелеш һәм бизәү материаллары, технологияләре һәм җиһазлары халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен үткәрә. Күргәзмә Казанда «Казан Экспо»МВЦ территориясендә узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International