ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2024 ел
чәршәмбе

14 нче майда "Җәлил гимназиясе" ндә "Футбол мәктәптә" проекты кысаларында футбол викторинасы узды. Футбол уйнау борынгы заманнардан бирле бөтен дөньяда иң популяр спорт төре булып тора. Викторина вакытында балалар футбол спорт уенының барлыкка килү тарихын, үсешен һәм үзенчәлекләрен белделәр. Укучылар уен формасында барлык континент халыкларын берләштерүче уен төрләре, төп кагыйдәләр һәм ярышлар белән таныштылар. Викторинаны физкультура укытучысы Рәхимов Р. Ф., "Беренче хәрәкәт" активисты Григорьева В.үткәрделәр.

2024 нче елның 13 нче маенда Сарман ГТО мәйданчыгында «Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында «Зарница-2.0» хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы уздырылды. Уенда ике яшь категориясендәге (11-13 яшь, 14-17 яшь) гомуми белем бирү оешмалары укучылары катнашты. Барлыгы 10 команда катнашты. Өлкән яшь категориясе арасында "Җәлил гимназиясе" командасы мактаулы 3 нче урынны алды. Укучылар уку елында алган белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтә алдылар. Барлык катнашучылар да яхшы гомуми физик әзерлек һәм хәрби-тактик осталык күрсәттеләр. Котлыйбыз!


14
май, 2024 ел
сишәмбе

Патриотик айлык кысаларында, Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары “Зиннәт Хәсәнов һәм авыл тарихы” музеенда булдылар. Музейга баруның максаты: кече яшьтәге мәктәп укучыларында гражданлык-патриотик хисләре, югары патриотик аң формалаштыру, үз халкының героик үткәненә хөрмәт тәрбияләү. Музейга бару балаларда зур кызыксыну уятты. Безнең һәрберебез өчен Россиянең һәм авылыбызның Бөек кешеләре турында истәлекне саклау бик мөһим, алар үз Ватаны өчен, бүгенге буынны коткару өчен үзләрен аямыйча хәрби батырлыклар башкарганнар!

Гаилә көне уңаеннан Сарман муниципаль районында "Россия йөрәге" гаилә уты капсуласын кабул итү тантасында музей хезмәткәрләре "Семейный оберег" дип аталган интерактив чара үткәрделәр.

 2024 ел Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Аның символы булып Мәскәүдә ВДНХда «Россия» күргәзмәсендә кабызылган «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагы тора. 14 майда «Россия йөрәге» утлы капсуласы Сарман районына килеп җитте. Минзәлә районыннан гаилә уты салынган капсуланы Марат һәм Раушания Вәлиевларның күп балалы гаиләсе алып кайтты. Гаилә учагы очрашуы тантаналы шартларда районның актив гаиләләре: Илсур һәм Альбина Солтановлар, Наркиз һәм Лилия Мөхәммәтовлар, Илназ һәм Рамилә Латыйповлар катнашында узды.

Азалак авыл җирлегендә керү юлындагы барлык аншлаглар буялды, яңартылды һәм ремонтланды

Экологик икеайлык кысаларында Шәрләрәмә авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды партнерлык финанслау программасы кысаларында Арча районы төзелеш компаниясенең «Даман» гарантия продукты буенча 1 млн сум күләмендә беренче поручительлек бирде.

Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Алдан кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар.

Сарайлы авылында Мөхәммәтов Наил Миргариф улы истәлегенә багышланган гомуми белем бирү мәктәпләре арасында гер спорты буенча Сарман районы беренчелеге узды. Гомумкоманда зачетында МБББУ "Ләшәү-Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбе" 2 нче урынны алды.

Кызлар арасында:

Нуриева Азалия-2 урын.

Егетләр арасында :

Әхмәтов Айваз 2 нче урын.

Котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International