14 нче майда "Җәлил гимназиясе" ндә "Футбол мәктәптә" проекты кысаларында футбол викторинасы узды. Футбол уйнау борынгы заманнардан бирле бөтен дөньяда иң популяр спорт төре булып тора. Викторина вакытында балалар футбол спорт уенының барлыкка килү тарихын, үсешен һәм үзенчәлекләрен белделәр. Укучылар уен формасында барлык континент халыкларын берләштерүче уен төрләре, төп кагыйдәләр һәм ярышлар белән таныштылар. Викторинаны физкультура укытучысы Рәхимов Р. Ф., "Беренче хәрәкәт" активисты Григорьева В.үткәрделәр.