Бөек Җиңү көне алдыннан Җәлилнең 1нче мәктәбендә белем алучылар беренчеләрдән булып тәрбияләү буенча директор киңәшчесе э.ш. Габдрахманова белән берлектә «Хәтер бакчасы»Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. 11 сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә мәктәп территориясендә куаклар һәм агачлар утырттылар. "Хәтер бакчасы" акция генә түгел, бу ата-бабаларның батырлыгын саклап калу өчен яңа традициянең башы
Мортыштамак авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәренә һәм хәрби операциядә катнашучыларның туганнарына Сарман районы башлыгыннан бүләкләр тапшырылды.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарында 2024 елның 06-31 маенда талпан энцефалиты буенча «кайнар линия» үткәрү турында хәбәр итә.
«Кайнар» линиясе телефоны 8-8553-22-65-14, консультация вакыты 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
"Сарман МР киноучреждениесе" МБУ коллективы "Җиңү тәрәзәләре"Бөтенроссия акциясенә кушылды.
7 майда Гаилә елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы кысаларында, шулай ук үсеп килүче буынны хәрби-патриотик тәрбияләү максатларында Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Катя-Катя» исемле нәфис фильмы күрсәтелде.
6 майда Гаилә елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы кысаларында, шулай ук үсеп килүче буынны хәрби-патриотик тәрбияләү максатларында Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Катя-Катя» исемле нәфис фильмы күрсәтелде.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Алдан кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар.
Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу телефон аша: 2-42-75.
Җиңү көне алдыннан-9 майда Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хәрби бурычын үтәгән махсус хәрби операциядә катнашучы якташларының әниләре һәм хатыннары белән очрашты.
МБББУ «Ләшәү-Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбе"ндә Бөек Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан “Чиста обелиск” акциясе үткәрелде.
"Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында Яңа Имән авыл җирлеге 10 төп зәңгәр чыршы үсентеләре утыртты.