Бөек Җиңү көне алдыннан Җәлилнең 1нче мәктәбендә белем алучылар беренчеләрдән булып тәрбияләү буенча директор киңәшчесе э.ш. Габдрахманова белән берлектә «Хәтер бакчасы»Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. 11 сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә мәктәп территориясендә куаклар һәм агачлар утырттылар. "Хәтер бакчасы" акция генә түгел, бу ата-бабаларның батырлыгын саклап калу өчен яңа традициянең башы