Чистарту, төзекләндерү икеайлыгы кысаларында Яңа Имән авыл җирлегендә экологик өмәләр дәвам итә.
Саклаубаш авыл җирлегендә өмә үткәрелде. Өмәдә җәмәгать урыннары чүптән, кипкән үсемлек калдыкларыннан чистартылды
Карашай-Саклау авыл жирлегендэ омэлэр дэвам итэ.
26 апрель көнне Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан «Тукае бар халык-бай халык» дип исемләнгән бәйрәм чарасы «Сарман» кинотеатрында үтте. Чараны Сарман китапханәсе коллективы әзерләде.
26 апрель көнне -урам баганаларын акшарлау эшләрен башкардык.
Санитар-экологик ике айлык кысаларында өмәләр дәвам итә.
Карашай-Саклау авыл җирлегендә территорияләрне төзекләндерү буенча икеайлык кысаларында экологик өмәләр.
25 нче апрель көнне Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның һәм укытучыларның “Милли һәм этномәдәни белем бирү: традицияләр һәм заманча өстенлекләр” Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе кысаларында “Чорлар аша киләчәккә юллар...” дип исемләнгән өлеше узды.
Конференциядә катнашучыларның фәнни-тикшеренү, иҗади эшләре, рәсем, презентацияләре, журналистика юнәлешендәге хезмәтләре, дәрес, әдәби кичә эшкәртмәләре каралды һәм мәртәбәле жюри тарафыннан бәяләнеп нәтиҗә ясалды. Ә инде мөхтәрәм шәхесләр Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин белән Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловларның 85 яшьлек гомер бәйрәмнәренә багышланган әдәби чара өлешендә юбилярларның үзләре белән очрашу һәркемгә истәлекле булды.
2024 елның 24 апреленнән 9 маена кадәр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт ала. Акциянең төп шигаре: «Мин хәтерлим! Мин горурланам. «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе ел саен яз көне Җиңү көне алдыннан үткәрелә. Сарман аграр көллиятенең «Форпост» отряды активистлары акциягә кушылдылар һәм Җиңү символын авыл халкына тараттылар.
Ләшәү Тамак авыл җирлегендә өмәләр дәвам итә