«Тукае бар халык-бай халык» бәйрәм чарасы

2024 елның 27 апреле, шимбә

26 апрель көнне Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан «Тукае бар халык-бай халык» дип исемләнгән бәйрәм чарасы «Сарман» кинотеатрында үтте. Чараны Сарман китапханәсе коллективы әзерләде.   

         Кичәне алып баручы Рәзинә Гарифуллина шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын искә төшерде.Үзәкләштерелгән китапханә коллективы шагыйрьнең «Кәҗә белән сарык һәм башкалар» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
         Гаилә елы уңаеннан Сарман «Үзәкләштерелгән китапханә» « Тукайны - гаилә белән укыйбыз» онлайн акция оештырды. Акцияда республикабызның күп кенә авыл, шәһәрләреннән шигырь укучы гаиләләр катнашты. Бәйрәмдә әлеге онлайн-акциясендә катнашып, җиңүче булган гаиләләр бүләкләнде. Бәйгедә җиңүчеләргә бүләкләрне «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе, Сарман җирле бүлекчәсе әзерләде.
          Укучылар бик теләп Тукайның тормыш юлы, иҗатын чагылдырган «Тукай иҗатын яхшы белүче?» дигән конкурста катнаштылар. Бәйрәм барлык тамашачылар башкаруында Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Туган тел»  җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International