ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2024 ел
шимбә

Илексаз авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улы янына участокның сайлау комиссиясе членнары үзләре килделәр. 100 яшенә җитеп килүче ветеран үз тавышының киләчәк тормышыбыз өчен мөһим булуын яхшы аңлый, шуңа сайлауларда бик теләп катнашты.

— Дөньялар тыныч булсын, без күргәннәрне оныкларыбыз күрмәсеннәр, бәхетле яшәсеннәр, — диде Шәрипҗан абый.

Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов ветеранга бәйрәм күчтәнәче дә тапшырды.

 

Бүген Россия Федерациясе Президентын сайлауның икенче көнендә күп еллар мәгариф бүлегендә, опека һәм попечительлек органнарында эшләгән Зиннәтуллина Дания Ясировна үзенең юбилеен билгеләп үтә. Ул эштә туган көне уңаеннан котлаулар кабул итә.

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Гадый улы Галиев, ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргазям улы Сәлихов бу истәлекле көн белән котладылар. Дания Ясировнага Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Россия Федерациясе Президентын сайлауның икенче көне башланды. Сайлау участоклары 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык. Шулай ук «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» фотомарафонында катнашырга өлгерегез.

"Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Учхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе" базасында Е.А. Баратынский исемендәге укытучыларның һәм укучыларның "Яратырга өйрәнегез" дип аталган VIII Республика тарихи - әдәби конференциясе узды. Җәлил гимназиясенең 7 нче сыйныф укучысы Әсләмов Алмаз "Әдәби" секциясендә катнашты. Бу конкурста ул 2 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнә. Аңа киләчәк конкурсларда да уңышлар телибез!


15
март, 2024 ел
җомга

«Ана даны» медале иясе — узган ел 100 яшен тутырган Нәфисә Нәбиулла кызы бүгенге көндә улы Салават, килене Гөлфирә тәрбиясендә Урта Кәшер авылында туган нигезендә гомер кичерә. Аның зиһене, акылы кемне дә сокландыра. Рәсәй Президенты сайлаулары, дигәч тә:

— Аяк-кулларым йөреп тора, Аллаһка шөкер, сайлау участогына үзем барам, дип, машинага беренче булып кереп утырды, — диделәр улы Салават белән оныгы Сирина.

 

Бүген Россия Федерациясе Президентын сайлауның беренче көнендә районның сайлау участокларында Римма Исмәгыйлева, Мөнавир Ильясов, Рөстәм Кадыйров, Әлфирә Мөхәммәтханова, Ләйсән Сәлахова тавыш бирделәр һәм котлаулар һәм бүләкләр алдылар. Аларга сәламәтлек һәм иминлек телибез!

Карашай Саклау авылының легендасы — 105 яшенә җитеп килүче Шәйдуллина Зәкия Насыйбулла кызы да бүген елның иң мөһим сәяси вакыйгасында катнашты.

 

Беренче тапкыр үз гражданлык позицияләрен белдерергә килгән яшь сайлаучыларыбыз: Госманова Кристина, Закирова Фирүзә, Ишанов Равил, Бигимов Рамил, Мәүлиев Айнур, Кустовский Александр, Әхмәтова Карина

Сарманда яшәүче йөз яшьлек Шакирҗанова-Ибраһимова Хәния Шакирҗан кызы да сайлаудан читтә калмады.

 

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргазям улы Сәлихов белән бергә сайлау участокларында, территориаль сайлау комиссиясендә булдылар, эш барышы белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International