Буген Карашай-Саклау авыл жирлегендэ яшь сайлаучыларыбыз Россия Президентын сайлауда катнашты.Безнен яшь сайлаучыларыбыз:Хосэенов Денис,Вахитов Денис,Габделхакова Лэйлэ,Назметдинова Эльза,Гарипова Фирузэ,Фасхетдинова Голфинэ.
Бүген Россия Федерациясе Президентын сайлау көнендә 2507 нче участок сайлау комиссиясе әгъзасы Әхмәтшина Гөлчәчәк Дамировна үзенең туган көнен билгеләп үтә, Сафиннар гаиләсе бергә яшәүнең 30 еллыгын бәйрәм итә, ә аларның кызы Ралина Туган көнен бәйрәм итә.
Без аларның барысына да сәламәтлек һәм иминлек телибез.
Бүген 2024 елның 17 мартында укытучылар нәселе - Нуриәхмәтовлар гаиләсе 2531 нче Сарман сайлау участогында Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты. Нуриәхмәтовлар сайлауларда һәрвакыт гаиләләре белән катнашалар, балаларга һәм үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтәләр. Нуриәхмәтовлар нәселенең гомуми педагогик стажы – 200 ел тәшкил итә. Риф Нурмөхәммәт улы һәм Гүзәл Сәлих кызы Нуриәхмәтовлар 14 мартта зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Сарман районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм ТР Суд департаменты Идарәсе начальнигы Җәүдәт Сәлихов юбилярларны зөбәрҗәт туйлары белән котладылар, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Бүген, Россия Федерациясе Президентын сайлауның өченче көнендә, Сарман районының 2519 нчы участок сайлау комиссиясе рәисе Вәлиев Булат Лаззат улы 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргазям улы Сәлихов Булат Лаззат улын сайлау участогында котладылар. Күпьеллык намуслы хезмәте, районның авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткәне, районның сайлау системасын үстерүгә керткән өлеше өчен район Советының Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Без дә котлауларга кушылабыз һәм юбилярыбызга ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телибез.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хатыны Эльмира Рәис кызы белән бергә Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирде.
Югары Чыршылы авыл җирлегендә Россия Федерациясе Президентын сайлау буенча участок сайлау комиссиясе эшли. Авыл халкы сайлауларда актив катнаша. Яшь сайлаучылар инде үз тавышларын бирделәр.
Хөрмәтле халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Һөнәри бәйрәм белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез.
Фидакарь хезмәтегез белән Сарман районы инфраструктурасының яшәү сәләтен тәэмин итеп, сез халыкның яшәү шартларын яхшыртуга зур өлеш кертәсез. Күрсәтелгән хезмәтләр спектрын даими киңәйтәсез, торак пунктларны төзекләндерәсез. Сезнең хезмәт-предприятиеләрнең һәм учреждениеләрнең өзлексез эшләвенең ышанычлы гарантиясе.
Сафина Мөнирә Әхмәдиша кызының хезмәт һәм тормыш еллары Татар Карамалысы авылы белән бәйле.
Килен булып төшкән беренче көннәрдән үк ул “Путь Ленина” совхозында эшли, тырышлыгы белән макталып, лаеклы ялга чыга. Бүген – 16 март көне аның өчен икеләтә истәлекле булды. Олуг юбилее – 95 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан, җылы тәбрик сүзләре кабул итте ветеран. Мөнирә апа бүгенге көндә туган авылы Күтәмәледә бертуганының кызы Гөлфирә белән аның тормыш иптәше Фирдәвес тәрбиясендә яши. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Розалия Хөснимәрданова аңа Рәсәй Президентының Рәхмәт хатын, район Башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Александровка авыл җирлеге башлыгы Ирек Вафин, туганнары да юбилярга сихәт гомер, кадер-хөрмәттә яшәвен теләделәр. Мөнирә апа янына яшәгән җирлегеннән күчмә сайлау тартмасын да алып килгәннәр иде. Бисмилласын әйтеп, ул урнага үзе тамга салган бюллетенен төшерде.
Сарман муниципаль районы башлыгы Ф. М.Хөснуллин, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы З. М. Салихов һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Р. Н. Садыйков И. И.Ф.Сафин, анда балалар лагеры бинасы төзелә.
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин сайлау участокларында ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Гадиевич Галиев һәм ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргазямович Салихов белән бергә эш барышы белән танышуын дәвам итә.