6-9 сыйныф укучылары өчен Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарылуның 35 еллыгы уңаеннан Батырлык дәресе үткәрелде. Чара барышында укучылар Әфганстан тарихы, бу илдә яшәүче кешеләр турында мәгълүмат алдылар. Совет гаскәрләренең 10 ел дәвамында Әфганстан территориясендә булу сәбәпләре, солдатлар һәм офицерларның батырлыгы, кыюлыгы турында ишетеп белделәр. Әфганстанда хезмәт иткән якташыбызның биографиясе белән шәхси хатлары аша таныштылар.
15 февраль көнне, башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпкәчә төркемдә тәрбияләнүчеләр өчен Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулу уңаеннан, аның иҗатына багышланган класс сәгате үтте. Укучылар шагыйрьнең балалар өчен язган шигырьләре, китаплары белән таныштылар. Муса Җәлилнең иҗаты буенча ясалган иллюстрацияләр балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. Соңыннан алар шагыйрьнең тормышында булган мөһим вакыйгаларга багышланган презентация буенча белемнәрен баеттылар.
Азалак авыл җирлегенең Юлтимер авылында Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган сугышчы Камалов Ленар Касыйм улының каберенә венок салынды. Махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның 2023 елның 16 мартындагы Указы нигезендә Камалов Ленар Касыйм улы үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Без барыбыз да сугыш булмавын, барыбызга да якты кояш һәм чиста күк йөзе телибез
15 нче февраль көнне гимназиябездә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуны билгеләп үттек. 7 нче сыйныф укучылары белән “Җәлил рухы һәрчак күңелдә”, 6 нчы сыйныф укучылары белән “Мусалар-үлемсез, Мусалар-мәңгелек!” темаларына төрле чаралар үткәрелде. Бу чараларда укучыларыбыз бик теләп катнаштылар һәм үзләренең М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән кызыксынуларын күрсәттеләр.
«Җәлилнефть» Хезмәт даны музеенда Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуга багышланган «Намус һәм батырлык символы» әдәби-музыкаль кичәсе узды. Шагыйрьнең уникаль иҗаты барлык буын кешеләренең авызында. Аның шигырьләре халыкка карата мәхәббәт белән тулы, алар үткен, аларда авырту, өметсезлек һәм җылылык, һәрберсендә сүз һәм гамәлнең бердәмлеге чагыла. Боларның барысын да М.Җәлил шигырьләрен укыганда мәктәп укучылары – конкурсның мәктәп этабында җиңүчеләр искиткеч итеп җиткерә алдылар. Шагыйрьнең иң яхшы шигырь укучылары дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Алар арасында Җәлил гимназиясе укучылары Шәфигуллин Раил, Фәрәхетдинова Азалия, Зиннәтуллина Залина һәм Мәүлетов Даниэль бар. Котлыйбыз!
15 нче февраль көнне татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 118 ел. Язучы авыр һәм кыска гомер яшәде, әмма авыр вакытларда да ул иҗат һәм шигырьләргә көч тапкан. Бу истәлекле көндә сеанслар алдыннан видеороликлар күрсәтелде. Сулы-Саклау авыл клубында яңа «823 км» исемле татарстан фильмы күрсәтелде.
2024 елның 15 февралендә Колмәт авылында әфган сугышчысы Хисамов Мансур Марсель улы каберенә венок куелды.
15 февраль – сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Шул уңайдан,
тантаналы чарада районның әфганчы егетләре, районның хәрби комиссары
Д.Г.Гасанов, Зур Нөркәй урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары Валиев
Р.Ә. катнаштылар. Хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган Әбделмәнов
Рамил, Салахов Айрат һәм Фәрхетдинов Генар каберләренә венок салдылар.
Сугышта һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар
Зиннәт Хәсәнов һәйкәле һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчы-якташларга Обелиск - безнең авылның истәлекле урыны. Кышның карлы бураннарыннан соң,Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбенең яшь армиячеләре һәм волонтерлары һәйкәл һәм обелиск янында җыештыру оештырдылар. Хезмәт патриотик десанты "Обелискка юл" Бөтенроссия акциясе кысаларында узды. Балалар юлны чистарттылар, мәйданчыктагы карны җыештырдылар, мемориаль плитәне чистарттылар, чәчәкләрне төзәттеләр.
Безнең хәтер - сугыштан үткән буынга, аларның батырлыгына һәм ныклыгына хөрмәтебез.
2024 елның 11 февралендә Әлмәт шәһәрендә Раис Нәгыймов исемендәге «Урсал ТАУДА - ФЕСТ» бөтенроссия ФЕСТИВАЛЬ – конкурсы узды 2024 ел.