Сөлек авыл мәдәният йортында Гаилә елы кысаларында «823 км» исемле яңа Татарстан фильмы күрсәтелде.
Бүген Сарман муниципаль районы оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре арасында волейбол буенча VI Чемпионат узды.
Бүген Шәрләрәмә авылында Тукай муниципаль районының Мактаулы гражданы Равил Миңнехуҗин кубогына шайбалы хоккей буенча ачык турнир узды.
16 нчы февральдә Казан шәһәрендә мәктәп укучылары арасында Идел буе федераль округының "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль олимпиадасының региональ этабы узды. Сарман районы данын Җәлил гимназиясе командасы яклады. 21 команда арасында безнең команда бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. Команданы уку эше буенча директор урынбасары Миннәхмәтова Римма Фәрид кызы әзерләде. Балаларны котлыйбыз һәм аларга уңышлар телибез!
Бүген Петровский Завод авылы буасында гаилә белән кышкы балык тоту бәйрәме үтте. Ул Гаилә елына багышланды. Чарада утызга якын катнашучы булды.
Гаилә елы, оборона-массакүләм, спорт һәм патриотик эш айлыгы һәм «Мәктәптә Футбол» Бөтенроссия фестивале кысаларында «Әти һәм мин – футбол гаиләсе» исемле гаилә футбол матчы узды.
Бүген Сарман авылында яшәүче Шакирҗанова Ханияга 100 яшь тулды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин юбилярны котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Раисының котлау хатларын, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды. Район социаль яклау бүлеге башлыгы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, Сарман авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова, якыннары котлауларга кушылдылар һәм озак гомерле хатынга сәламәтлек теләделәр.
14 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган "Китапны яратып бүләк ит- 2024" сигезенче гомумроссия акциясе старт алды. Мортыштамак мәктәбе хезмәткәрләре балаларны һәм өлкәннәрне дусларына һәм туганнарына китаплар бүләк итәргә яки китапханәгә алып килергә чакырдылар. Китап һәрвакыт дәрәҗәле бүләк булды һәм булып кала. Һәм бу бүләкне барыбызда көтеп ала. Яңа, кызыклы, матур китап уку - теләсә кайсы бала өчен шатлык. Балаларга шатлык өләшегез! Китапларны яратып бирегез!
Җыр һәм моң бәйрәме - бөек якташыбыз Илһам Шакировның истәлегенә багышланган"Илһам чишмәсе" IV төбәкара җыр бәйгесе булып узды Сарманыбызда.
Елдан-ел бәйгенең географиясе арта, быел жюри әгъзаларына 250 җырчыны бәяләргә туры килде👆
Быел исә 15 яшьлек Алабуга егете Ильяс Сәләхов гран-прига ия булды!
Бүген Совет утырышлар залында "Минзәлә елгасы бассейны татар авыллары һәм мәчетләре тарихы: үткән һәм хәзерге заман"республика конференциясе узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова чарада катнашучыларны һәм кунакларны: дини берләшмәләр вәкилләрен, тарих укытучыларын һәм туган якны өйрәнүчеләрне сәламләде.