Югары Чыршылы авыл жирлегендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка сеткасы үрү дәвам итә.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Азалак авыл җирлеге тарафыннан инвалидларның өйләренә барып хәлләрен белү оештырылды. Азалак авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Фәрлүкшина М.М., мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре инвалидларның өйләрен дә булдылар.
Аларга нык физик сәламәтлек, ныклык, үз-үзләренә ышаныч, бәхет һәм уңышлар теләделәр
Иске Кәшер авыл җирлегендә физик мөмкинлекләре чикле 54 кешегә узара салым акчасыннан азык-төлек пакеты тапшырылды
Өченче декабрь-махсус көн, бу көнне бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Авыл җирлеге башлыгы Антонов Ю.Г. һәм Ләке авыл җирлеге Ветераннар Советы рәисе Асанова О. И. инвалидларның ойләренә килеп, пакетлар тараттылар.
Янурыс авыл җирлегенең Янурыс авылында күп фатирлы йорт хуҗалары белән гомуми җыелыш узды. Түбәндәге сораулар каралды:
1.Җыелыш рәисен,җыелыш секретаре,Гомуми җыелышның хисап комиссиясе составын сайлау. 2.Өйдәге олыны сайлау.Килешүне төзү өчен МКД биналары хуҗалары исеменнән вәкаләтле затны билгеләү.
3.Йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча килешүне яңадан төзү турында. 4.Сарман районы, Янурыс авылы, Яр буе урамы, 2 йорт адресы буенча МКДның ТО ВДГО килешүе төзү турында
5."Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында финанслау шарты белән МКД ишегалды территориясен төзекләндерү турында
6. Ишегалды территориясенең санитар хәле турында.
Янурыс авыл җирлегендә күчмә поликлиника белгечләре кабул ителде
«Сарман» кинотеатрында рухи һәм патриотик тәрбия, «Все свои» фестивалендә катнашу максатыннан район оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләре коллективлары өчен «Помилование» исемле яңа хәрби фильм күрсәтелде. Сеанс алдыннан Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында милли татар уеннарының видеороликлары күрсәтелде.
Ел саен декабрь башында мөмкинлекләре чикләнгән инвалидлар декадасы уза. Инвалидларны һәм Карашай-Саклау авыл җирлеге дэ онытмый һәм аларга азык-төлек пакетлары тапшырды. Авылдашларыбызга киләчәктә авырлыкларга бирешмәскә, озын гомер кичерергә телибез.
Яңа елны бәйрәм итүгә багышланган һәм 2023 елның 12-14 декабренә планлаштырылган «җылылык бүләк итәм» социаль урам акциясендә катнашырга чакырабыз.