Күтәмәле авылында яшәүче Нәсимә Мөхлисулловнага 90 яшь тулды. Ветеранны юбилее белән Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкать кызы, Яңа Имән авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Хисамова Лайсира Әбүләес кызы, "ТАТМЕДИА" ААҖ филиалы җитәкчесе Сабирова Альбина Әшрәфулла кызы, район ветераннар советы рәисе Әсыляр Харисов, шулай ук туганнары һәм якыннары котлады. Сезгә, Нәсимә апа, сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлек, балаларыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәвегезне телибез.
4 нче декабрь көнне «Сарман» кинотеатрында Сарман гимназиясында укучы коррекцион сыйныф укучылары өчен бәйрәм чарасы үткәрелде. Балалар кызыклы уеннар уйнадылар, табышмакларга җавап бирделәр, бүләкләр алдылар. Соңыннан зур экранда «Баба Яга спасает мир» исемле фильм карадылар.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин хәзерге вакытта кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операция хәрбие белән очрашты.
Сугыш шартлары, кирәкле азык-төлек турында сөйләштек. Фәрит Мөнәвир улы Рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр тапшырды, хәрбигә тугры хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм тизрәк исән-сау кайтуын теләде!
Иске Имән авыл җирлегендә инвалидлар декадасы
Бүген утырышлар залында район Советының атналык киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Юрист һөнәре-абруйлы һәм җаваплы белгечлекләрнең берсе. Нәкъ менә юридик тармак хезмәткәрләренә законнарның кимчелексез үтәлеше, димәк, дәүләтнең булуы һәм хокукый эшчәнлеге бәйле. Аларга кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау, җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрне законнар белән көйләү, дәүләттә демократик процессларны алга таба үстерү бурычлары йөкләнә.
Хөрмәтле юридик хезмәт белгечләре һәм ветераннары! Хезмәтегез өчен рәхмәт һәм һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Сәламәтлек, эштә уңышлар, тынычлык һәм иминлек телим.
3 декабрь-Халыкара инвалидлар көне-календарьда махсус бит. Бу дата кешеләрне Мәрхәмәт турында уйланырга чакыра, чөнки дәүләт өчен аның барлык гражданнарының тигез хокуклары һәм мөмкинлекләре булу бик мөһим, ә аерым игътибар таләп иткән кешеләр үзләрен читтә калдырылмаган итеп хис итмиләр. Бу ярдәмгә мохтаҗ булган, әмма шундый кыю, үзсүзле, талантлы, максатларга ирешә белгән кешеләргә ярдәм итү өчен тагын бер сәбәп.
Билгесез солдат көне – Россиядә 2014нче елдан башлап һәр елны 3 декабьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган сугышчыларының үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. 3нче декабрь көне очраклы гына сайланмады. Нәкъ менә 1966 елның 3 нче декабрь көнендә Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан, Ленинград шоссесының 41нче километрындагы һәлак булган совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александров бакчасына кайтарып җирләнде.
Инвалидлар көне алдыннан "Җәлил Җиңү волонтерлары" 1 нче Җәлил мәктәбенең волонтерлар оешмасы җитәкчесе Әсәдуллина Әлфия Мансур кызы тәрбия буенча директор киңәшчесе Габдрахманова Эльмира Шәүкәт кызы белән берлектә "Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йорты" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә бардылар алар белән аралаштылар алдык, кунакханә пакетларын тапшырдылар
1 декабрьдә Җәлилнең 1нче мәктәбендә тәрбия буенча директор киңәшчесе Габдрахманова Э.Ш. педагог-психолог Галләмова А.Р.. белән берлектә " Мин булдыра алам..., Халыкара инвалидлар көненә багышланган тренингәр . Тренинг күнегүләре аша укучылар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән башка кешенең кыйммәтен аңладылар. Балалар инвалидлар белән аралашу этикасының төп принциплары белән таныштылар