ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2023 ел
шимбә

Бүген Сарман муниципаль районы Яр Чаллы шәһәрендәге ярминкәдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең товарларын тәкъдим итә/


24
ноябрь, 2023 ел
җомга

Югары Чыршылы мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәм чарасы матур жырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.

Болытлы, көндез аязлар белән.

Явым-төшем кар, дымлы кар, урыны белән бозлы: төнлә уртача һәм көчле, көндез кечкенә.

Урыны белән бозлавык, юеш кар ява, төнлә буран.

Җил көньяк, көньяк-көнчыгыш 611 м/с, төнлә һәм иртән урыны белән 1518 м/с кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -8..-11, иртәнге сәгатьләрдә 0га кадәр күтәрелә..-5˚.

Көндез һаваның максималь температурасы -1..+2˚.

Юлларда кар кашы, бозлавык, урыны белән көчле.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин уллары Россиядән читтә Ватанны саклау бурычын намус белән үтәгән хатын-кызларны Әниләр көне белән котлады.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин район хастаханәсе санитаркасы Разилә Гыйбадуллинаны котлады. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиевтан азык-төлек пакетлары тапшырд

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесен “Әниләр коне”  итеп бәйрәм  итәбез. Бәйрәм уңаеннан  23 ноябрь көнне Ләке мәдәният йортында “Бәйрәм белән кадерлем”исеме концерт булды.  

Бүген Әниләр көне уңаеннан «Ныклы гаилә», "Гаилә-тынычлык нигезе" проектлары, Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Виктория белән Рөстәм Харисовларны сабыйлары тууы белән котлады. Яшь әти-әнигә башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, район хатын-кызлар советы рәисе Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, район хастаханәсенең баш табибы Айрат Галимов, туганнары һәм якыннары үзләренең изге теләкләрен һәм котлауларын җиткерделәр. Сабыегыз сәламәт һәм бәхетле булып үссен, гаиләгезгә матур киләчәк, бәхетләр телибез!

Бүген Илексаз авылында гомер кичерүче Кәшипова Нәгыймә Сабир кызына 90 яшь тулды. Юбилярны бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, аңа район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләген тапшырды.

Рангазар авылында зират коймасын үзара салым акчасына төзекләндерү эшләре төгәлләнде.

Рангазар авыл җирлегендә үзара  салым  акчасына урам утларын төзекләндерү эшләре башкарылды 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International