Ноябрь аеның соңгы якшәмбесен “Әниләр коне” итеп бәйрәм итәбез. Бәйрәм уңаеннан 23 ноябрь көнне Ләке мәдәният йортында “Бәйрәм белән кадерлем”исеме концерт булды. Мәдәни чарага килгән әниләрне, кунакларны авыл җирлеге башлыгы Антонов Ю.Г. якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Игәнә”, “Айбагыр” ансамбльләре үзләренең матур җыр-биюләре белән соендерде. Авылыбыз үзешчәннәренең чыгышлары көчле алкышларга күмелде.