3 нче Б сыйныф укучысы Харисова Милана якташыбыз шагыйрә В.Хәйруллинага 80 ел тулуга багышланган муниципаль «Балачак утравы» әдәби-иҗат конкурсы призеры булды (кытучы: Кәримова З.Ф.).
25 нче октябрьдә Мәдәният сараенда 8-11 нче сыйныф укучылары өчен күптән көтелгән көзге "Алтын көз" балы узды. "Җәлил гимназиясе" укучылары бәйрәмгә кушылдылар. Һәр мәктәп көзге балның король һәм королевасы исеменә кандидатура тәкъдим итте. Безнең гимназиянең вәкилләре мактаулы 3 урынны алдылар.
Бүген Сарман муниципаль районы Яр Чаллы шәһәрендәге ярминкәдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең товарларын тәкъдим итә.
Бүген "Сарман" кинотеатрында шагыйрә Васимә Хәйруллинаның 80 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фандас Вәлиев котлады.
Котлауларга шагыйрәнең хезмәттәшләре, дуслары, туганнары һәм якыннары кушылды. Кичә Васима Хәйруллинаның шигырьләрен уку, концерт номерлары белән үрелеп барды.
25 октябрьдә «Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил командасында яшь блогерлар»республика конкурсы старт ала.
Конкурсны Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Балалар Советы оештыра. Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасы балалар иҗтимагый оешмалары әгъзалары чакырыла.
Конкурсны үткәрү һәм җиңүчеләрне бүләкләү шартлары конкурсның нигезләмәсендә язылган.
«Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «минем бизнес» үзәге кондитер һәм азык-төлек продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр өчен бушлай хезмәт күрсәтте.
«Татарстан Республикасы Студентлары лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы министрлык һәм Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы белән берлектә югары белем бирү программалары буенча укучылар өчен «Татарстан Республикасы Ел студенты – 2023»традицион республика премиясен үткәрә.
Петровский Завод авыл җирлегендә махсус операциядә катнашучы егетләребезгә ярдэм итү йөзеннән блиндаж (окоп) шәмнәре ясау дәвам итә.
27 октябрь көнне Ләке топ гомуми белем бирү мәктәбе укучылары-укытучылары, авыл җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашыбыз Егоров В.Г.белән очрашты.
27 нче октябрьдә мәдәният хезмәткәрләре Саклаубаш урта белем бирү мәктәбендә югары класс укучылары белән “Игътибар! Терроризм!”- дип аталган чара үткәрделәр