27 нче октябрьдә мәдәният хезмәткәрләре Саклаубаш урта белем бирү мәктәбендә югары класс укучылары белән “Игътибар! Терроризм!”- дип аталган чара үткәрделәр. Чарага җирле үзидарә вәкиле Сабиров А.Р. чакырылган иде. Чараның башында укучыларга терроризм турында аңлаттылар. Аннан соң укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле очракларны анализладылар.