ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2023 ел
җомга

Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке АНА булуда. Әйе, бала тапкан хатын-кызның  үз-үзен тотышы, карашлары ук үзгәрә, ул бала тәрбияләүче бөек затка әйләнә. Районыбызда бала алып кайтырга теләүче йөкле ханымнар Сарман район үзәк хастаханәсендә  очрашуда катнаштылар. Сарман муниципаль районы Хатын-кызлар советы рәисе, Татар гаиләсе Фондынын Сарман булекчәсе җитәкчесе Индира Сахипова, татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Илмира Салихова, "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль  ярдәм күрсәтү бүлекләре белән берлектә "Йөкле булу бәхете"  исемле түгәрәк өстәлендә кызыклы, файдалы әңгәмә оештырылды, изге теләкләр белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буйлап таралып яшәгән татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту максатыннан район территориясендә «Татарча диктант – 2023» акциясе үткәрелде.

Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1-9 нчы сыйныф укучылары өчен, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, «Милли горурлык» исем астында киновикторина үткәрелде. Балалар татар халкынын милли киемнәре, ризыклары, бизәнү әйберләре, бәйрәмнәре белән таныштылар. Аларга К.Насыри һәм Г.Тукай әсәрләренә төшерелгән фильмнар күрсәтелде.

«Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында» 19.02.1992 ел, № 1448-ХІІ Татарстан Республикасы законы, РФ ТК 112 статьясы нигезендә 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне Татарстан Республикасында эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала, «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе " (алга таба – КФҮ ГБУ) бәйрәм алдыннан, ял һәм бәйрәм көннәрендә КФҮ ГБУ бүлекләренең/филиалларының эш графигын бирә


12
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Тормыш вакытының күп өлешен һәр кеше гаиләдә үткәрә. Нәкъ менә гаиләдә тәрбия, дөньяны кабул итү нигезләре һәм, әлбәттә инде, шәхес формалашу нигезләре салына. Гаилә - һәр кешенең тормыш юлының ныклы нигезе ул.

Әтиләр көне уңаеннан Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының архив һәм ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Сарман гимназиясенең 8 сыйныф укучылары белән «Гаилә булырга фән» темасына класс сәгате үткәрделәр, анда үз гаиләң турында тарихны ничек саклап калырга мөмкин булуы, һәр кеше тормышында әтисенең һәм ананың роле, гражданның туу һәм яшәү турында мәгълүматлар ничек табылуы турында сөйләделәр.

Бүген район делегациясе Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисенең Р.Н.Миңнехановтантаналы кабул итүендә катнаша.

Бүген район мәдәният йортында район мәктәпләре һәм Сарман аграр көллияте активистларын «беренчеләр хәрәкәте»Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте сафларына кабул иттеләр.

"Бердәм РОССИЯ" партиясенең Татарстан Республикасындагы депутат берләшмәләре җитәкчеләренең республика координация советы делегациясе составында район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева Мәскәүгә эш визиты белән килде.

«Форпост» мәктәп отряды активистлары Рачкова Ксения һәм Мөхәммәтҗанова Самира укучылар өчен " Без террорга каршы!» дип исемлэнгэн чара уткэрделэр.Чараның төп максаты-уяулык күрсәтү кирәклегенә игътибарны юнәлтү, теракт шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән танышу, толерантлык, патриотизм, Ватанга хөрмәт формалаштыру.

Бүген Җәлил бистәсендә Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган Сергеев Валерий Александровичны, Хасбиев Ирек Марат улын соңгы юлга озаттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International