ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1-9 нчы сыйныф укучылары өчен, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, «Милли горурлык» исем астында киновикторина үткәрелде. Балалар татар халкынын милли киемнәре, ризыклары, бизәнү әйберләре, бәйрәмнәре белән таныштылар. Аларга К.Насыри һәм Г.Тукай әсәрләренә төшерелгән фильмнар күрсәтелде.

5 октябрьдә Укытучылар көне — мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.
Бу дата уңаеннан МББУ "Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче номерлы" актлар залында Укытучылар көненә һәм өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты һәм" Брейн-ринг "уены узды. Концертка лаеклы ялда булган укытучылар да чакырылган иде.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә рәхим итегез!

Хөрмәтле педагоглар, мәгариф ветераннары!

Сезне Халыкара укытучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм һәм һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң изге теләкләремне юллыйм.

Укытучы – иң авыр, иң җаваплы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл һөнәрләрнең берсе. Укытучы һөнәрен сайлау - тынгысызлык, үз-үзенә һәм башкаларга таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлыннан бару дигән сүз ул.

Хөрмәтле укытучылар! Сез илебезнең булачак гражданнарына белем бирәсез, намус, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбиялисез, туган якның патриотлары булырга өйрәтәсез. Сезнең намуслы тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә актив, иҗади, төрле яклап талантлы булган яшь буын үсә. Аларның уңышлары – сезнең тынгысыз хезмәтегез дә, шул ук вакытта районыбыз, республикабыз киләчәгенә керткән өлешегез дә. Һөнәрегезгә тугры булып, тырыш хезмәт куйганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сарман районының мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга аерым рәхмәтемне белдерәм. Мөхтәрәм остазларыбызны без гомер буе олы хөрмәт хисләре белән искә алабыз.

Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, республика хөкүмәте ярдәме белән районда сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен уңайлы шартлар тудыруда күләмле эшләр башкарыла: мәгариф учреждениеләре капиталь төзекләндерелә, аларда тиешле инфраструктура булдырыла, матди-техник базалары ныгытыла. Без дә үз чиратыбызда укытучыларыбызның хезмәте, укучыларның тырышып укуы өчен тиешле чараларны булдырырга тырышабыз.

Кадерле укытучылар! Һөнәри бәйрәмегез белән котлап сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет, киләсе көнгә ышаныч, эшегездә уңышлар телим.


4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Ел саен октябрь аенда илебез искиткеч бәйрәм - Укытучылар көнен билгеләп үтә. Нәкъ менә шушы көнне кадерле педагогларыбызга рәхмәт сүзләре әйтәләр, чәчәкләр бирәләр.

“Күңел яшь әле...”  

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында 3 октябрьдә "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Сарман сәнгать мәктәбе укучылары өлкәннәр өчен бәйрәм концерты үткәрделәр. Бәйрәмнең кульминациясе бәйрәм кунакларына багышланган концерт булды.Концерт программасында укучылар бәйрәм кунаклары өчен җырлар һәм биюләр башкардылар. Концерт программасы ахырында кунакларга котлаулар һәм теләкләр яңгырады.

Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары өчен, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, «Милли горурлык» исем астында киновикторина үткәрелде. Балалар татар халкынын милли киемнәре, ризыклары, бизәнү әйберләре, бәйрәмнәре белән таныштылар. Аларга «Царство против разбойников» исемле мультфильм, 5-9 нче сыйныф укучылары өчен К.Насыри һәм Г.Тукай әсәрләренә төшерелгән фильмнар күрсәтелде.

Петровский Завод авылында Өлкәннәр көне уңаеннан "Картлыкның да яме" исемле бәйрәм чарасы үткәрелде. 

Чираттагы гуманитар ярдәм.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International